Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Лирон Хамидуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2012
isbn: 978-5-298-02294-1
Скачать книгу
Яңача җиһазланган бу басмаханәдә, әлбәттә, «Вакыт» газетасы белән «Шура» журналы да басыла башлый. Элек аларны «Кәримов, Хөсәенов вә шөрәкясе» типографиясе чыгарып килгән. Ул типографиянең хуҗалары, исем-атамасыннан чамаланганча, Мәхмүт бай Хөсәенов улы Хөсәен белән язучы Фатих Кәрими була. Ә басмаханә җитәкчесе вазифасын Кәримовларның кияве Тимерша Соловьёв башкара. Ул дәвердә газета да, журнал да, таушалган хәрефләр белән басылганга күрә, сыйфатсызрак чыгалар. Шуны да истә тотып, Рәмиевләр тиздән үз басмаханәләрен оештыралар.

      Нәкъ шул елларда Тимерша Соловьёв кул астында эшләгән язучы Зариф Бәшири истәлегенә күз салыйк: «…Рәмиевләр, бигрәк тә Закиры, матбугат һәм әдәбиятка зур мәхәббәт белән караганлыктан, бу эшкә сәүдә-табыш ягыннан килмәделәр. Матбугатның эчтәлеге белән дә, күләме, тышкы күренеше һәм техникасы ягыннан да нәфис, матур, күркәм булуын телиләр иде…

      Закир Рәмиев газета белән журналның техника ягыннан матур булып чыгуына шулкадәр нык әһәмият бирә иде, хәтта машинадан өч тапкыр үткән хәрефләрне яңадан керттерми, алар белән әйбер бастыртмый иде. Ул шытырдап ялтырап торган нык кәгазьләр, чем-кара буяулар китертте…

      Закир Рәмиев матбугат хезмәткәрләренә ул чорларда татарлар арасында һичбер җирдә күрелмәгәнчә зур жалованье бирә иде. «Вакыт» газетасы редакторы Фатих Кәрими белән «Шура» журналы редакторы Риза казый (Фәхреддин) аена йөз утыз сум алдылар. Моны күпләр «министрлар жалованьесы» дип йөртә торганнар иде…»

      Рәмиевләр бу басмаханәдән дә, үзләре нәшер кылган вакытлы матбугаттан да табыш алу уенда тормыйлар. Аларның төп максаты үз милләтләренә хезмәт итү, халыкның мәдәни халәтен үстерү, аң-белемен арттыру була. Шул ук елларда матбугат эшен бары тик табыш алу, кәсеп итү өчен генә файдаланган бик күпләрдән аермалы буларак, алар ел саен, алтын хисабы белән исәпләгәндә, ун мең сумлык зыян күргәннәр. Ә бит «Вакыт» газетасының тиражы гына да табыш күргән башка байтак газеталарның тиражына караганда кимендә ике тапкыр артык була. Башка газеталар сәүдә рекламаларына күп итеп урын бирә, шуннан керем алалар. Инде Рәмиевләр алтын бәһасе белән түләгән ун меңнәрне гадәти тормыш кирәк-ярагы хаклары белән чагыштырып карыйк. Кайбер истәлек һәм документлардан күренгәнчә, 1910–1912 елларда сабан аты егерме биш сум тирәсе, ә савым сыер ун-унике сум торган. Тозтүбә тоз шахталарында эшләүче төп һөнәр ияләренә көненә утыз-кырыгар тиен чамасы хезмәт хакы түләнгән.

      Беләбез ки, 1905 елгы үзгәртеп корулар башланганчы, патша монархиясенең һәм, нигездә, карагруһчылар карашында торган шул чор руханиларының вак милләтләргә, бигрәк тә татарларга карата мөнәсәбәтләре бик тискәре була. Моның җирлегендә, әлбәттә, шовинистик фикердәге кешеләрнең дин һәм мәдәният, мәгариф өлкәләрендә хакимлек итүләре сәбәпле, Россиядәге рус булмаган милләтләрнең, бигрәк тә татар халкының, борынгы тарихын төрле юллар белән бозып күрсәтүләр ята иде. Бу көчләр гасырлар буенча безнең ата-бабаларыбызга үз уй-фикерләрен