Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Лирон Хамидуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2012
isbn: 978-5-298-02294-1
Скачать книгу
биредә юк. Ә бу губерна биләмәләрендә көн күргән җирле татар, башкортларда андый коллык законнары борынгыдан ук булмаган – алар һәрвакыт ирекле җәмгыять булып яшәгәннәр, теләсә кем, түләнмәгән бурычы булмаган очракта, бер урыннан икенче урынга ирекле рәвештә күченеп йөри алган. Үзен бер кадәр хөр хис иткән.

      Мөхәммәтсадыйк Рәмиев, әнә шул Курск губернасына тиң Орск өязен аркылыга-буйга йөреп чыкканнан соңында, төпләнү урыны итеп Юлык төбәген сайлый. Бердән, аңа бу җирнең табигате ошагандыр – кошлары сайрап торган урманы да, киек җәнлек иректә чабардай ачыклыклары да, фәлсәфәгә бирелеп, уйланып, ерак-еракларны күзәтеп торырдай тау түбәләре дә бар ич. Нәкъ менә Җиргән якларындагы кебек. Дөрес, якындагы япан дала сулышы монда беркадәр сизелерлек, әлбәттә. Җиргән якларында урман-агачлар эрерәк кәүсәле, үләннәр куерак һәм сусылрак иде. Әмма монда җир тоташ бакыр да алтыннан тора ич.

      Шулай җирдәге хәзинәгә күзен төбәп, күңелен беркетеп килсә дә, башта ул, билгеле инде, тиз генә бу өметен тормышка ашыра алмый – күңеленә ошаган, хәзинә-байлыгы барлыгы билгеләнгән урынны тапкач та бит әле югарыдан, ерак Петербургтан, аны сатып алырга рөхсәт килүен көтәсе бар. Әлбәттә инде, ул аннан киләсе рөхсәтне кул кушырып көтеп утырмый: ике йортның берсе, вак-төяк алыш-биреш итеп көн күргән Юлык белән генә чикләнмичә, якын-тирә авылларда да үз эшен җәелдерә. Башлыча әле күчмә тормыш белән яшәгән һәм күбрәк вакытта кирәк-ярагын алдан бурычка алып та, көзге муллыкта гына исәп-хисапны өзүче башкорт йорт-утарларына да ул, тәвәккәлләп, малын бурычка өләшә. Шуның белән дә ул тирә-юньдә «байның бае» дигән шөһрәт ала.

      Иң әүвәл ул, төпләнер урынын сайлагач та, Юлык сәүдәгәренең авыл читендәге сабын заводын («сабын фабригын») сатып ала. Анда җитештерелгән сабын белән үзе дә, кырыктартмачы вак сәүдәгәрләр дә сату итәләр. Үсә төшкәч, Рәмиевнең уллары да кул астына керә башлыйлар, әлбәттә.

      Әйе, беренче тормыш сабакларын шагыйрь Дәрдемәнд тә, аның абыйсы Шакир да иң әүвәл менә шушы татар авылында алалар. Димәк, алар уй-хисләре белән дә, тормыш-көнкүрешләре белән дә башка авыл балаларыннан әллә ни аерылып тормаганнар. Фәкать өйдә ана тәрбиясе көчлерәк булган, шул тәрбия яшьтән аларда белемгә омтылыш хисен уяткан. Ә калганында инде гадәт-йолалар бер, фәлсәфәләр уртак – кеше үзара мөгамәләдә һәрчак гадел булсын, якыннарына һәрдаим кул сузып, ярдәмләшеп яшәсен – төп тәрбия шул булган.

      Аталары Мөхәммәтсадыйк та әле ул дәвердә, Максим Горькийның бер әсәрендә гәүдәләндерелгән карт сәүдәгәр Артамонов кебек, һәр эшне үзе башлап, өмәче һәм булышчылары белән аны үзе башкарып йөри. Берәр авырлыкны алып саласы булганда, өмәчеләренә «әйдә, тоттык» яисә «әйдә, күтәрдек» дип юл күрсәтә-күрсәтә, һәр эшне үзе әйдәп эшләтә торган була.

      Уллары да, алпавыт, бояр балалары кебек, эшсезлектән интегеп, бөтенләй иркәлектә үсмәгәннәр, көн-төннәрен күпергән күпчек өсләрендә аунап үткәрмәгәннәр. Юлык авылында булсын яисә Муллакай мәдрәсәсендә, Орск шәһәрендә