Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Лирон Хамидуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2012
isbn: 978-5-298-02294-1
Скачать книгу
берара сүзсез генә бая, инеш буена төшкәндә, колхоз бакчасыннан чәлдереп менгән кишерләрне кимереп утырабыз. Хәйриҗамал апа кишер чәйнәгәнне ишетмәсен дип, авызны томалый-томалый гына кимерәбез. Үзебез, башны калкыткалап, урактан кайтучыларның ерак тау итәгеннән төшә башлавын күзәтәбез… Тимергали абыйлар арбасының таудан күренүенә беренче булып сөенче алачакбыз.

      Менә олы, кызгылт кояш та, йомшак болытларга чумып, Комлы Тау өстенә төшеп ятты. Тик Тимергали абыйлар гына һаман күренмиләр иде…

      Тимергали абый соң гына кайтты. Караңгы төшкәч, без инде, өй кыегын калдырып, сүнеп баручы учак янына елышкан идек. Ул берүзе генә түгел иде. Аның белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләүче күрше авыл егете дә кайткан иде. Хәйриҗамал апа аптырап калды.

      – Балам!.. Нишләп алай… бик соң?

      Тимергали абый, аны тынычландырырга уйлап, йомшак кына:

      – Хафаланма, әнкәй… – диде. – Менә кордашлар артыннан армиягә китүем… Хәмит станцага озатачак…

      Хәйриҗамал апа улының болай көтмәстән китүенә әле ышанмады, ахрысы.

      – Ничек алай… Председатель Рәхим бит, урак беткәнче торырсың, дигән… Колхозга кирәксең, дигән…

      – Әнкәй, юл хәстәрләрен карыйк,– диде Тимергали абый. Аннары: – Сугышка да без кирәк,– дип өстәп куйды.

      Ул, инде керләнеп майга баткан киемнәрен салып, үзенең иң яраткан, киң иңенә, таза беләкләренә ятып торган шакмаклы зәңгәр күлмәген киеп алган да: «Шушы кием алыштыру дип кенә кайтылды бит. Югыйсә басудан гына китәсе калган,– дип пышылдады озата кайткан иптәшенә. – Әй, юк, юк, алай һич ярамас иде. Әнием белән, энем белән саубуллашмыйча…»

      Тимергали, киенә-киенә үзалдына сөйләнгәндәй: «Әнкәй сау булсын… Теләктә торсын дип, ничек ят кешеләргә әйтеп китәсең?.. Станцага барып кайту гына түгел бит ул… Сугышка китү… Ничек инде әниеңнең соңгы теләкләрен, соңгы сүзен тыңламыйча чыгып китеп була?»

      – Иртәрәк кайтып булмадымыни соң, балам?

      – Башлаган җирне төгәллик дидек, әни. Җылама…

      Тимергали абый өскә табарак ымлауга, аның белән кайткан егет, тиз генә үрелеп, сәндерәдән иске чемоданны алды. Яңгырлы, суык кайбер көннәрдә Даян белән икәү без ул сәндерәгә менеп уйный торган идек. Элек анда ул чемодан бер дә күренмәде. Мөгаен, аны Тимергали абый соңгы вакытларда гына берәрсеннән алып кайтарып куйган булгандыр.

      Даян да, аны-моны сөйләнеп тормыйча, абыйсы кушкан йомышларны үтәп, аның тирәсендә чуала. Мин ишек янәшәсендәге сәке башында чыгып китсәм дә, китмәсәм дә яхшы түгел дигән уйларга чумып утырам. Даян башында минем «испанкам». Ул аны, әле кайсы көнне генә авыл аша үткән солдатларга килештерергә тырышып, маңгаена кырын салган. «Эх, абый мине дә үзе белән алып китсә икән. Җирән дуңгызларга бирер идем кирәкләрен»,– дип хыяллана булыр.

      Хәйриҗамал апа да исенә килде: Тимергалиен ачыктырмас өчен, бар булган йомырка-майларын да, куе сөтен дә, ашыгып-ашыгып, нәрсә кул астына туры килсә, шуңа тутыра башлады. Йон оек эзләп, чормага менеп төшәселәре дә бар икән ләбаса!..

      – Даян, чормага мен. Яз