Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Лирон Хамидуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2012
isbn: 978-5-298-02294-1
Скачать книгу
дәрәҗәле вәкилләре катнашында уздырылган ул киңәшмә татарларның иҗтимагый һәм дини тормышын чикләүгә юнәлдерелгән 34 параграфтан торган карар кабул иткән. Шул карарда әйтелгәнчә, күреләсе чараларның иң әһәмиятлеләре түбәндәгеләр: Идел буе өлкәләрендә, татарлар күпләп яшәгән урыннарда чиркәүләр эшчәнлеген көчәйтергә; җәдиди мәктәп-мәдрәсәләр тормышын даими рәвештә тикшереп торырга, кирәк тапкан очракта аларны ябарга; татарлар арасыннан миссионерлар әзерләүне арттырырга; мөселман рухани уку йортларының санын киметергә; мәктәп-мәдрәсәләрдә дини эчтәлекле булмаган фәннәр укытуны тыярга…

      Нәкъ менә шушы киңәшмәдән соң инде җәдиди ысул белән укытуга күчкән «Буби» мәдрәсәсен ябу, укытучыларын хөкемгә тарту кебек җәнҗаллы эшләр башланып китә. Казан, Уфа, Оренбург, Әстерхан, Пенза, Саратов кебек губерналарда мәктәп-мәдрәсәләр кайта-кайта тикшерелә, аларны гаепсез килеш ябу очраклары да була. Мәктәп-мәдрәсә хәлфәләре, каләм әһелләре өендә, газета-журнал редакцияләрендә бер-бер артлы тентүләр үткәрелә. Дәреслекләр, төрле кулъязмалар кулга алына һәм юк ителә. Мисалга «Вакыт» газетасы мөхәррире Фатих Кәрими белән «Шура» мәҗмугасы мөхәррире Ризаэддин хәз-рәт Фәхреддиннәрнең өйләрендә һәм эш урыннарында үткәрелгән тентү нәтиҗәләренә тукталыйк. Фатих Кәрими өеннән алып чыгылган документлар арасында Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романының беренче нөсхәсе дә була, һәм ул әсәр башка кирәкле кәгазьләр белән бергә юкка чыга. Ризаэддин хәзрәтнең, шулай ук Кәримовлар басмаханәсенең мөдире Тимерша Соловьёвның өйләреннән һәм эш урыннарыннан алынган бер генә кәгазь дә хуҗаларына кире кайтарылып бирелми.

* * *

      Шул ук «Столыпин реакциясе еллары»нда көчләп яки алдап-йолдап чукындыру хәрәкәте дә яңарыш ала. Әлегә безнең галимнәребез бу хәрәкәтнең Казан губернасыннан читтәге төбәкләрдәге барышын тикшермиләр. Фәкать үз губернабыздагы билгеле бер контора («керәшеннәр конторасы») эшчәнлеге белән ара-тирә кызыксынган булалар. Ә бит Самара, Сембер, Саратов кебек күрше губерналарда да чукындыру хәрәкәте дәвам иттерелгән. Самара губернасына кергән Хәсән Туфан авылы яки Сембер губернасы биләмәсендәге Тимерсән авылы үрнәгендә без андагы милләттәшләребезне көчләп чуваш дип язу үрнәкләрен беләбез. Хәзер Ульяновск өлкәсенә кергән Тимерсән авылы вакыйгаларын утыз еллар элек күренекле дәүләт эшлеклесе Габдрахманов Кадыйр ага язып та чыккан иде. Андый вакыйгалар, әлбәттә, шул губерналарның епархия идарәләре архивларында теркәлгән булырга тиеш. Әмма безнең әле андый архивлар ишеген ачып керердәй белгечләребез юк шикелле.

* * *

      Патша чоры мәгариф министры А. Н. Шварц фәрманы милли мәктәп-мәдрәсәләр эшчәнлеген беркадәр кысу чаралары белән чикләнгән булса, төп-төгәл илле елдан соң аннан да яманрак тагын бер карар кабул ителә. СССРда яшәгән «барлык милләтләр тәңгәл хокуклы, бертигез» дип, көн саен тәкрарланып торган дәвердә милли уку йортларын бөтенләйгә ябу карары чыкмасынмы? «Милли республикалар биләмәсенә