Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Лирон Хамидуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2012
isbn: 978-5-298-02294-1
Скачать книгу
аларга, аның кул астында эшләгән кешеләргә күпме хезмәт куярга, тәрбия итәргә туры килде бит. Бу үсентеләр хәл алсын өченгә, Каргалык суын чиләкләп бер җәй, ике җәй генә дә ташымадылар шул алар. Тир түкми, тормышта берни дә тумый. Тик кайберәүләр шуны онытып җибәрәләр. Аннары инде Таҗи ише шайтан таяклары баш калкыта башлый. Менә бит нидә хикмәт.

      Инде күптән өенә кайтыр вакыт җитсә дә, Һарун карт әле һаман юл буендагы агачлар ышыгында шулай уйланып утыра бирде.

III

      Юка болытлар, кан сауган сыман, тәмам кызарып җиткән чак. Бүгенге көннең соңгы шәфәгы, соңгы нурлары болар. Тиздән ябырылып төн килер, ялан кырда, буш далада шомлы тынлык урнашыр. Ә Оркыя әле һаман юл буенда казына. Баярак, кояш баеганчырак та кайтып китә алыр иде дә, Һарун абзыйга иптәш булырмын дип, аны көтеп калды шул. Ни дисәң дә карт, сырхау кеше бит. Үтә дә тынгысыз җан үзе, һаман әнә барын да күреп, белеп торасы килә. Йөз дә туксан өченче километрга, күпергә төшәм дип китте. Күпер элек-электән аларның чиге бит инде ул. Аннан соң башка мастер биләмәсе башлана. Хәйләкәр дә соң үзе, элекке үз биләмәсен карап, күзәтеп йөри икән ләбаса Һарун абзасы.

      Шул ук вакытта Оркыя күңелендә пошыну, өйдәгеләр өчен борчылу тойгысы да кимеми, артканнан-арта гына бара иде. Анда нишлиләр икән хәзер? Ләйләсе дә, нишләп әнием һаман кайтмый, дип көтә, күңелсезләнә микән? Артыннан һич тә калмас, лүрт-лүрт һаман ияреп кенә йөрер иде инде менә. Бүген дә бит, мин дә барыйм инде, әнием, дип бик ялынды. Анда тузан, эссе, эчәргә су да юк дигәч кенә, әзрәк ышана, тынычлана төште балакай.

      Таҗи ни хәлдә икән? Әй, бар иде инде, бар иде аларның да бер генә мизгелгә дә бер-берсеннән аерылышасылары килмичә яшәгән көннәре. Шуның олы, җылы кочакларында эреп лә генә киткән чаклары әз булмагандыр Оркыяның да. Баштарак шул ул бик тыйнак та, ягымлы да иде, шулхәтлем дә күндәм, тыңлаучан иде. Күргән бер кеше аңа сокланмый калмас – үзе төз, буйчан, көләч. Чын ир инде менә, кино-картинадан төшкән диярсең. Гел сокланып кына торырлык иде. «Дус-иш» бозды шул үзен. Фәгыйлә карчык әйтмешли, шул сөрхәнтәйләргә ияреп кенә кешелектән чыкты.

      Хәер, алай гына дип, гел кешене дә яманлап булмый шул. Үзе дә эш сөймәсрәк җан булды. Көннең көн буе тик ятарга бер дә ялыкмас иде. Оркыя аңа андый-мондый йомыш кушса, каенана шундук атылып каршы төшәр иде. «Эшлисен эшләп кайткандыр инде бәбкәчем, бераз хәл алсын»,– ди торган иде. Ә хәзер әнә күсәк белән дә үзен кузгатып булмаслык булды. Үз ише, берәр әшнәсе килсә генә, яткан җиреннән сикереп тора. «Бармы, булдымы?» – бар кайгылары шул хәзер. Каян акча җиткереп бетерәләр, диген. Ахрысы, Фәгыйлә карчык та үзенең утыз сигез сум пенсиясеннән ара-тирә өлеш чыгаргалый. Әле әнә беркөн дә, Ләйләгә мәктәп киеме аласы ием, биреп тор әле, әни, дип сорады Оркыя. «Юк бит, фәлән хәтлем пинсәмне карчыкларга сәдакага өләштем»,– дигән була. Оркыя белеп тора ич инде: андый гына сәдака аның үзенә дә әз керми күрше-күләннән. «Бәбкәчен» яклый, шул мөртәт берәр көн эчми торып харап була күрмәсен дип калтырап тора. Тегесе дә юха