«Күктүбә» дип йөртелгән ял йортына ике-өч көн элек кенә килгән бу кеше танышу кичен шушы вакыйгаларны искә алудан башлаган иде. Ташкенттан хакы түләнгән рәсми юллама белән килүенә карамастан, Симферополь аэропортында аны тоткарлап: «Ник Кырымга килдең? Нинди максат белән килдең?..» – дип тинтерәткәннәр, сорау да алганнар икән үзеннән.
– Шулай булу ихтималы турында милләттәшләрем Ташкентта ук кисәткәннәр иде. Безләрне анда тоткарлыйлар, Ватаныбызга кертмәскә тырышалар. Журналист кенәгәңне дә ал, абруйлы гәзит вәкиле икәнлегеңне белсеннәр, дип. Шул кенәгәмне күрсәткәч тә, бер усалы: «Безне хурлап язарга килдеңме монда?» – дип, янә бәйләнде…
Шушы вакыйгага бәйле рәвештә әле ул үзе туган төбәккә дә барырга шикләнеп тора икән.
– Мондагы ял вакытым тәмамланыр алдыннан гына, үз авылымны барып күрермен дигән фикергә килдем. Ялдан соң зинданга салсалар да түзәрмен… – дип куйды ул, уфтанып.
Берничә көннән соң без тагын шул ук урында очраштык. Октябрь аеның соңгы көннәре. Төньяктан кырыс җил исә. Диңгез дулый. Таудай кабарынган көчле дулкыннар бер-бер артлы безнең ярга килеп бәрелә. Дулкын бәргән саен, ярның бер өлеше убылып, шапылдап суга төшә. Мондый күренешне минем дә, аның да беренче күрүе икән. Әйе, «кәттә дә киң, шаулы диңгез буенда» беренче мәртәбә ял итүебез. Икебезнең дә балачак сугыш елларына туры килгән. Икебез дә атасыз үскәнбез. Аталарыбыз, шушы Ватаныбызны саклаганда, яу кырында ятып калган. Үз күкрәкләрен дошман коралына каршы куеп, ил-ватанны саклаган сугышчылар.
Усал дулкыннар шавын басарга тырышып, мин аңа:
– Санаулы көннәр тиз үтүчән, юлдаш, иртәгә мин китәм,– дидем. Гадәттәгечә үзбәк кардәшләр кулланган сүзләрне дә искә төшергәләп гәпләшү безне якынайта төшә иде шикелле. Яңа танышым исә, минем белән аралашканда, кардәш өч милләтнең сүз байлыгын бергә кушып сөйләшә. Билгеле инде, мин алай ук булдыра алмыйм. Юл йөргәндә, колакка кереп калган берничә сүз белән котылам. Бу ял йортындагы бөтенләй үк ят та саналмаган, «үзебезнеке» дә булмаган яңа дус-иш арасында өч тел байлыгын кушып гәп кору безнең күңелләргә ятыша төшә сыман иде.
– Хак әйтәсең, әкә, санаулы вакыт тиз үтүчән. Ә мин әле бу мохиткә, бу һавага ияләшеп кенә киләм гой. Туган йортым, Ватаным һавасы дип, үз-үземне ышандырырга тырышам. Ә күңелем нигәдер һаман тынычлана алмый… Әнә күр: безнең ярлар һаман ишелә, җиребез һаман кими… монда калган кышлакларыбыз юк ителә… Ә безне һаман үз мәмләкәтебез