Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Лирон Хамидуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2012
isbn: 978-5-298-02294-1
Скачать книгу
бөек шагыйребезне – Такташыбызны тудырган Сыркыды авылында булып кайткан икән. Күрше милли мохтарият биләмәсендә урнашкан ул авылның да нык үзгәрүенә, башкачарак гомер итүче чит-ятлар торагына әверелә баруына әрнеп язып та чыкты ул. Андый язмышлы авылларыбыз елдан-ел күбәя бара шул…

      Кайчандыр күзгә чалынган бер мәгълүматка караганда, егерменче гасыр башында Тула губернасының Лев Толстой яшәгән төбәгендә безнең милләттәшләр яшәгән унлап авыл булган. Бөек әдип ул авылда яшәүчеләрне күреп белгән, кешеләре белән аралашкан. Аларның тормыш-көнкүрешен уңай бәяләгән. Шул вакытлардагы аралашулар нәтиҗәсе буларак, аның бер хезмәтендә теркәлгән «татары ведут правильный образ жизни» дигән җөмлә тугандыр да, мөгаен. Ул авыллар бармы соң хәзер? Әлбәттә, авыл исемнәренең сакланып калуы да ихтимал. Белгород, Курск, Калуга һ. б. бик күп өлкәләрдә төрки атамалы авыллар саны бихисап ич. Ә анда яшәүчеләр кемнәр?..

      Берничә өлкәне кисеп үткән, тарихта исеме еш кабатланган Ука елгасы буйларына гына күз салыйк. Елга, хәзерге Орёл, Рязань, Тула, Калуга, Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәләре аша агып, киң Иделгә килеп кушыла. Унтугызынчы гасырда гына да әле ул елга буендагы өлкәләрдә йөзләп татар авылы булганлыгы мәгълүм. Ә хәзер алар бармы соң? Түбән Новгород өлкәсендәге «үҗәт мишәрләр» яшәгән ике-өч дистә авылны санамаганда, башка төбәкләрдә хәзер аларны табып булмастыр. Ә бит шушы Ука елгасы буендагы авыл һәм шәһәрләрдә яшәгән, рус әдәбиятында еш кына «турчанка» буларак теркәлгән аналардан туган дистәләгән мәшһүр шәхесне атап китеп була. Пушкинның остазы, булачак император Александр Икенченең тәрбиячесе булган мәшһүр шагыйрь Василий Жуковский (анасы «турчанка» Салиха), күренекле әдип Иван Тургенев, фәнни космонавтикага нигез салучы Константин Циолковский, нәселе ханнар токымына барып тоташкан әдип Александр Куприн, тарихи әсәрләр авторы, Аксак Тимергә багышланган өч томлык роман иҗат иткән Сергей Бородин, күренекле прозаик Виктор Полторацкий – тәннәрендә татар каны да акканлыгын яшермичә яшәгән, алда атап үтелгән өлкәләрдә туган шәхесләр ич. Фәкать аларның биографлары гына кайбер очракта «аналары татар милләтеннән» диясе урынга «турчанка» ише атамалар эзләп тапканнар. Укучы, янәсе, бу шәхеснең анасы Бөек Осман империясеннән, ягъни Төркиядән булган икән дип белсен…

      Замандашларыбыз, Совет чоры әдипләре Виктор Полторацкий белән Сергей Бородинны күреп тә белә идем. Алар һәрвакыт үзләренең ярым татар булуларын яшермәделәр. Милләттәшләребез белән бик теләп аралашалар иде. Гази ага Кашшаф сөйләвенчә, сугышка кадәр С. Бородинның паспортында да татар милләтеннән дигән сүзләр язылган була. Әдип ул елларда Әмир Сәгыйдҗан исем-атамасы белән йөри. 1934 елда Татарстан язучыларының I корылтаена да шундый таныклык белән килә.

      Совет чоры әдибе Лев Никулинның егерменче гасыр башы әдипләренә, сәнгать әһелләренә багышлап язылган күләмле истәлекләр китабы бар. Илленче еллар ахырында нәшер ителгән. А. И. Купринга багышланган бүлектә ул мондыйрак тасвирлама