Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Адлер Тимергалин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02856-1
Скачать книгу
кайчандыр остабикәгә йөреп сабак алган, хәтта «Шәрык клубы»нда җәдиди яңа ел кичәсендә дә катнашкан, Тукайларны, заманында шул тирәдәрәк яшәгән Галиәсгар Камалларны, Фатих Әмирханнарны да күреп белә иде. Минем иске татар әдәбияты белән кызыксынганлыгымны күреп алгач, ул бераз ачыласы итте: өйдә кеше-мазар булмаса да, пышылдап кына, үзе бөек дип санаган татар әдипләреннән тагын берәүне – Гаяз Исхакый исемен атады… Бу исемгә битараф калганымны күргәч:

      – Гаяз Исхакыйны белмиләр шул хәзер, мәктәптә дә укытмыйлар, – дип көрсенеп куйды.

      – Нигә? – дип сорадым.

      – Аны фашист булган дип әйтәләр, кайдадыр чит илдә диләр… Исән микән – белмим, – дип пышылдады әби.

      Бик ялынып сорагач кына, ул миңа Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән хикәясе турында аз-маз мәгълүмат бирде. Берочтан минем өчен мәгънәсе караңгы булган «инкыйраз» сүзенең дә эчтәлеген аңлатты. Дөп-дөрес аңлаткан! Рәхмәт йөзеннән мин хуҗабикәгә Болак буендагы бер җимерек кызыл кирпеч китапханәдән атна саен китаплар алып кайтып бирә торган идем.

      Ләкин бу аз-маз мәгълүмат дигәнем үзенә бертөрле бомба булган икән… Һәрхәлдә, минем күңелемә салынган ул орлык бик тиз шытып чыкты…

      Хәзер менә үз-үземә шаккатам инде: мин хыял көче белән, күңелем сәхнәсендә «Инкыйраз» темасын үземчә «уйнатып» карадым һәм, чыннан да, халкыбызны аяусыз инкыйраз көткәненә ышана башладым.

      Илленче еллар уртасында Казанга килеп төпләнгәч, Татарстанның бер атказанган физика укытучысы белән танышырга туры килгән иде. Заманында ул мәшһүр «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган булган, хәтере дә гаҗәеп яхшы иде әле. Ул да, замана кушканча, бик сак кеше иде, калын күзлеге аша бик игътибар белән карый торган бу абзыйның ышанычын ничек яулап алганмындыр, – белмим, ләкин көннәрнең берендә ул миңа «Ике йөз елдан соң инкыйраз»ның эчтәлеген бәйнә-бәйнә сөйләп чыкты… Шул рәвешле, китапның үзен кулыма тотып караганым булмаса да, мин аны ике кат укыган кеше төсле аермачык күз алдыма китерә идем инде.

      Иске китапларга һәм «Букинист» кибетенә мәхәббәтем шул заманнардан калды. Дөрес, Казандагы бердәнбер «Букинист» кибетендә гарәп хәрефләре белән басылган татарча әдәбият юк, аның каравы мин чын китап сөючеләр һәм милләтпәрвәрләр белән шунда таныштым. Үзара ышаныч казангач, әкренләп иске китапларны алардан алып торгаларга һәм ят кешегә бик күрсәтми генә укырга мөмкинлек туды. Шул вакытларда мин Тукай булып Тукайның күп кенә шигырьләре Совет хакимияте елларында басылмыйча, китаплары махсус фондларда бикләнеп ятуын һәм, асылда, безнең ярты Тукайны гына белүебезне аңладым. Без белгән Тукай аристократларны «сорыкортлар» дип кенә атый, диннән һәм дин әһелләреннән ачы көлә торган бер дәһри иде. Ә чынлыкта…

      Шул вакытларда мин Габдулла Тукайның Гаяз Исхакыйга багышланган түбәндәге шигыре белән таныштым.

Кем ул?

      Кем ул бу милләте тәрфиг идән кәс?

      Кем ул телләндерән һәм вирдерән сәс?

      Бәһаимдән