Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Адлер Тимергалин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02856-1
Скачать книгу
Аның «Зиндан» исемле җыентыгы – сайланма проза һәм сәхнә әсәрләре басылып чыкты. Укучыларның хәтеренә төшерәм: Исхакыйны, Казан зинданыннан чыгарып, туган авылы Яуширмәгә озаталар. Авылына кайтып төшкәч, Гаяз янына бәләкәй кызын алып чыгалар. Гаяз моннан өч-дүрт ай гына элек хатыны белән аерылышкан була. Нарасый, бер дә ятсынмыйча, әтисе кулына килгәч, җыелган карчык-корчык: «Әй бала, атасын таный! Алла эшкәртә, әнисе генә бик кызганыч шул!..» – диешергә тотына.

      «Алла эшкәртә» дигән сүзләргә игътибар итегез. Гаяз Исхакыйның «Зиндан» хикәясе, әдипнең үз кулы белән төзегән библиографиясеннән күренгәнчә, 1906 елда Чистайда, хәбесханәдә язылган. Ни дигән сүз була соң инде бу? «Эшкәртү» сүзе татар телендә 1906 елда ук гамәлдә йөргәнме әллә? Ул чагында без телгә алган сүзлек һәм белешмәләр сукыр һәм чукрак булып чыгамы?

      Кызганычка каршы, әдипнең бу мәҗмугасында ялгыш киткән. Төп нөсхәдә, һичшиксез, «алла әшкәртә» дип язылган булырга тиеш. Әшкәртә, ягъни зиһененә ачыклык кертә, «әшкарә итә». Монда машинистка хата җибәргәнме, әллә төзүче яки нәшрият хезмәткәрләре гөнаһлымы – боларын тәгаенләп тормыйк. Ләкин китапны чыгару өчен, җаваплы кешеләр татар теле этимологиясеннән азмы-күпме хәбәрдар булган булсалар яисә, һич югында, «алла эшкәртә» дигән сүзләрнең дорфалыгы, урынсызлыгы, мәгънәсезлеге колакларын сагайткан булса, мондый анахронизмга юл куелмыйча калыр иде.

      Шушының белән төгәллик.

      СҮНМӘС УТ ЯНЫНДА УЙДА БЕЗ…

      («Сүнмәс утлар балкышы» китабы чыгу уңаеннан)

      «Еракка китеп кара!» – дигән иде Мөдәррис Әгъләм, Шагыйрь.

      «Казан утлары» журналының меңенче саны чыгу уңае белән 2006 елда нәшер ителгән «Сүнмәс утлар балкышы» китабы журналның сиксән еллык тарихына ерактан торып күз сала дисәк, хакыйкатьнең яртысын гына әйткән булырбыз. Чөнки бу мәһабәт Китап журналның үз эчендә кайнаучы кешеләр тарафыннан төзелгән, һәм алар, әлбәттә, хиссиятле субъективлыктан арына алмаганнар. Юк, юк, алар моңа омтылмаганнар да. Һәм дөрес эшләгәннәр, югыйсә Китапның күңелебезгә тәэсир итү көче бермә-бер ким булыр иде. Кичәге кайгылар да бүгенгеләре белән аваздаш бит…

      «Вакытлы матбугат – тактика, китап – стратегия» диләр. «Сүнмәс утлар балкышы» исә айлык журналыбызны дәвамлы тәэсир көченә ия булган стратегик коралга әйләндерә.

      Китапны дөньяга чыгаручылар барысы да – исемле-намлы затлар. Шунысын да әйтик: алар мактау-макталуга күптән инде мохтаҗ түгелләр.

      Төзүчесе Рәфикъ Юныс, шеф-мөхәррире һәм проект авторы Равил Фәйзуллин белән мөхтәрәм редколлегия (Миркасыйм Госманов, Туфан Миңнуллин һәм Равил Фәйзуллин үзе) китапны гасырларга калачак әдәби һәйкәл һәм олы юлдагы маягыбыз итәргә тырышканнар.

      «Татар әдәбияты тарихы»ның соңгы сәхифәләренә гаҗәеп матур иллюстрация килеп чыккан. Хәер, күмәкләшеп, кырыкмаса-кырык төрле яки кырык төсле каләм белән язылган әлеге чуар күптомлык тарих һәм кулыбыздагы җанлы Китап арасында әсәрләрне бәяләүдә мөһим аермалар да бар, һәм алар «Сүнмәс