Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Адлер Тимергалин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02856-1
Скачать книгу
тиешбез. Ә бит Герберт Уэллс бу турыда безне йөз ел элек үк кисәтеп куйган иде! Аның мавыктыргыч «Күзгә күренмәс кеше»сен, марсианнарын, «Вакыт машинасы»н белмәгән кеше сирәк, ә менә «Крокет уйнаучы»сын кем хәтерли? Бу хикәядә кешенең кан тамырларында булган Иблис-ләгыйньнең уянуы һәм тантанасы тасвир ителә… Адәмдә ерткыч уяна… Нигә без шушы бөек фантастның «Доктор Моро утравы»нда хирургик операция юлы белән кыргый хайваннан ясалган «адәмнәр»е кебек яңадан вәхшилеккә, борынгы ерткычлыгыбызга кайтып барабыз?

      Яшь Гаяз Исхакый «Крокет уйнаучы» әсәре белән таныш булмаган, әлбәттә, ләкин хронологик яктан карап, әдибебез Герберт Уэллсның беренче романнарын, шул исәптән Җир йөзендәге инсаниятнең гомуми инкыйразы тасвир ителгән «Вакыт машинасы»н, рус телендә укыган булыр дип уйлыйм. Мин хәтта Уэллсның иркә һәм зәгыйфь «элой»ларында Исхакыйның соңгы болгарларын күргәндәй булам, һәрхәлдә, элойлар да, болгарлар да күңелемдә бердәй сызлану тудыралар.

      Киләчәктә, Исхакыйның тормыш сәхифәләре ныклап өйрәнелгәч, бәлки, мондый сорауларга да җавап табарбыз.

      «Заманында Черек күл заказы буенча Исхакыйны сүгеп сәяси капитал туплап маташкан адәмнәр бүген ниләр майтарып ята икән? Теге «Мин исән чагында, Татарстанда Исхакыйга урын юк!» дип күкрәк төйгән түрә кебекләр… Мондый сорау күбәүләрдә туарга тиеш. Әлеге антиисхакыйчы бәндәләрнең куркыныч төшләр күреп саташуын, бастырылып, тиргә батып, йөрәкләре кагып уянуларын тели күңел. «Көн саен йокылары шулай тынычсыз булса иде, интексеннәр иде», – дип телисең эчтән генә… Ләкин юктыр шул. Ул бәндәләргә вөҗдан дигән нәрсә каян килсен? Вөҗдан булмагач, йокылары да тыныч, «пенсионнары» җиткелекле, абруйлы урамнарда (кайберләре Мәскәүдә) чын кирпеч йортларда яшиләр, һаман эреләнеп, күкрәк киереп йөри бирәләр… Озак яшәячәк алар. Чөнки махсус клиникаларда гади халыкның, Исхакый оныкларының төшенә дә кермәгән яңа американ дарулары белән дәваланалар, чит илгә чыгып операция ясаталар. Шунысына игътибар иткәнегез бардыр бит: авыл җирендә эшләгән «халык судьялары», пенсиягә чыгу белән, үзләрен белгән халыктан ераграк, һич югы, Казанга күчеп китү җаен карыйлар, Черек күл буе әһелләре күрше республикаларга китеп күздән җуелалар, өлкә комитеты секретарьлары Мәскәүгә барып оялый… Куркалар…

      Ничектер бервакыт гәзиттә әлеге номенклатур зимагурның «Татарстаныма кайтып килер идем» дигән сүзләре күзгә чалынганы бар. Юк, брамат, «Татарстаным» дип әйтергә хакы булган кешенең Татарстанда Гаяз Исхакыйы булырга тиеш!

      Әйе, кайчагында менә шуларны уйлыйсың да үзеңнең йокыларың кача, таң аттыра алмыйча интегәсең… Авырып-нитеп китсәң, «Тукай даруы» – аспирин кабасың инде. Күңелдә ризасызлык туа, фетнә туа…

      Инкыйразга илтүче глобаль сәбәпләрдән иң хәтәре – рухи СПИД. Монысына каршы безнең кулда бердәнбер чара Иман һәм дини әхлак булыр. Исламда, Христианлыкта, Иудаизмда, Буддизмда рухи СПИДка каршы тору чаралары һәм ысуллары тәфсилләп каралган. Без олы диннәр тәкъдим иткән