«Халык рухы тәмам зәгыйфьләнгән чорлар була… Шул чагында әдәбиятның да биле сынып, ул җиңүче сыйныфның мәгънәсез һәм канунсыз кыланышларына мәдхия җырларга тотына. Ә бит башка вакытта ул алардан җирәнеп йөз чөергән булыр иде».
Революцион-демократ Добролюбовның әлеге сүзләрен яшь чагымда истә калдырган идем. Фикере искермәгән дә, картаймаган да. Хәтеремдә яңартырга тырышып, шуны монда татарча язып куюым.
Журналыбыз тарихында караңгы сәхифәләр бар, чөнки сәяси зәхмәтләр берсе дә аны читләтеп үтмәгән. Ул берничә тапкырлар иманыбызга, динебезгә каршы көрәшкә кузгалып ала.
1963–1965 елларда журналда җаваплы секретарь булып эшләгән Әхсән Баяновның «Хыялда туган калам» дигән автобиографик әсәрен заманында укымый калган булганмын. Аннан бер өзек шушы Мәҗмугага да кергән. Өзекне укыгач, Гариф Гобәйнең шул 60 нчы елларда дөнья күргән «Коръән серләре» дигән пасквиленең журналда ничек басылу тарихын уку миңа да кызык тоелды. Урыны-урыны белән солдат анекдотына охшап кала торган бу әйберне, партиячел юнәлеш тоткан дәһри авторга күбрәк гонорар түләү өчен, журналның алгы өлешенә – нәфис әдәбият бүлегенә күчергән булганнар икән. Бу мәсьәләдә редакциядә әзрәк ризасызлык та булып алган.
Гариф Гобәйнең «Антикоръән»ен басу, һичшиксез, журналның хатасы иде.
Соңыннан исә журналыбыз, бу ялгышын танып, үзен реабилитацияли алды дип әйтәсе килә. Моңа да көч һәм тәвәккәллек кирәк булгандыр.
Без инде монысына да канәгать.
Узган гасырның 70 нче елларында, борынгы сугыш баһадирларының көбә күлмәге шикелле калай күкрәкле кашлач генсек Брежнев чорында, Коммунистлар партиясенә беренче чиратта эшчеләрне алганнар. Норма буенча тугыз эшчене кабул иткәч кенә, унынчысы зыялы интеллигент булган икән. Чөнки шуны аермачык күрәләр: аена 120 тәңкә алып эшләүче зыялылардан диссидентлар чыга, эшче халкы исә, «артык» тиеннәрен арзанлы сыраханәдә калдырып, бөтен ачуын аты-юлы белән сүгенү кебек «зыянсыз» эшләргә тотып бетерә…
«Болганчык еллар авазы» мәкаләсенең авторлары: «Эшченең станок янында басып торасы, машина йөртәсе, урман кисәсе, күмер чабасы бар. Идеологиягә катнашырга аларның вакыты калмый – җитәкчелек өчен нәкъ менә шул кирәк тә», – дип язалар. Дөрес. Ләкин, нечкәләбрәк карасак, монда милли мәсьәлә дә калкып чыга әле. Еврей мәсьәләсе. Урман егып яткан, ятып күмер чапкан, олау белән элеваторга икмәк ташыган, сабан сөргән еврей хезмәт иясен бик үк күз алдына китереп тә булмый. Һәм КПСС Үзәк комитеты әлеге сәясәте белән берьюлы ике куянны тота иде. 1917 елда большевикларны хакимияткә китергән зыялыларның милли составы беребез өчен дә сер түгел. Совет чорында идарә эшендә мондый зыялыларның кирәге калмаган кебек