Кулымдагы йөзегемдә
Фатих Хөсни исме бар.
Булса да темалары тар,
Ошый торган име бар.
Кулымдагы йөзегемнең
Максуд иде исеме,
Элек язган нәсерләре
Хәзергесе ишеме!
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме Әнәс Камал,
Дуэт-такмак язып кына
Йөрер микәнни һаман?
Хакыйкать тә, усаллык та җитәрлек бу такмакларда.
Шәйхи ага Маннурның «Тартай арбасы» дигән әкиятен хәзер бик белеп бетермиләр. Беренче тапкыр «Совет әдәбияты» журналының 1946 елгы 4 нче санында басылган ул.
«Ике тартай, бер бытбылдык юлга чыккканнар…» Әкият шулай башлана иде. Болар, ниндидер бер арбага җигелеп, Каф тау артына ук – батман алтынга дип баралар. Юлда төрле хәлләргә юлыгып, арбалары ватылып, сазга батып иза чигә болар. Бытбылдык: «Хур булдык, хур булдык!» – дип сөрән сала, имеш… Үзләре һаман баралар да баралар, ди, болар… батман алтынга.
«Инде коммунизм кыры күренә» дип, хыялый миражга алданган заман иде бу. «Тартай арбасы»н кайсы мөртәтедер «коммунизм арбасы» дип аңлый да, әләк язып, терек-терек өлкә комитетына йөгерә. Бүген бу көнчел бәндәнең кемлеген, ихтимал, әлегә ачылмаган архивлар гына белә торгандыр. Әлбәттә, әкият идеологик яктан зарарлы дип табыла, аның турында Партия өлкә комитеты бюросының махсус карары да булды шикелле. Авторны партиядән чыгарып маташканнар.
Шәйхи ага Мәскәүгә ВКП(б) Үзәк Комитетына тикле барып җитә, ничек итсә итә, әмма тәмам акланып кайта. Тешләгән җиреннән өзә торган зат иде ул. Нәселләре белән шундыйлар дип сөйли иде белгән кешеләр.
«Тартай – Коммунизм арбасы» – сугыш елларын күргәннәргә бик таныш «уфалла арбасы» кебегрәк «транспорт чарасы» була инде. Аны «Рәсәй арбасы» дип аңласак та әллә ни ялгышмабыз. Шәйхи аганың туганнары гафу итсен, ләкин бу юлы Ялаяповлар гел дә юкка тавыш куптармаган дип уйлыйм.
Ш. Маннур күмәкләшүдән соң язып ташлаган «Гайҗан бабай» кебек чат кызыл мәдхиянең (һәм аның дәвамының!) бу мәҗмугага да, шигырь антологияләренә дә керергә хакы юк, әлбәттә. Ә менә «Тартай арбасы»ның бар дияр идем. Һәрхәлдә, «Сүнмәс утлар балкышы» китабында әлеге әкиятне кайбер аңлатмалар белән биргәндә, укучы ул чорны яхшырак күзаллар, аның бумалы һавасын үзе сулаган кебек булыр иде. Текәлебрәк карасак, әдипләребезнең иҗатында шулай ак белән караның чиратлашканын күрәбез. Мондый ала-кола (аклы-каралы) иҗат, бәлки, әдипнең үзе дә аңлап бетермәгән эчке көчләр көрәшен чагылдыра торгандыр, кистереп кенә әйтүе кыен.
Бастилияләрне җимереп бетерәсе урында, без җитмеш ел буе яңа зинданнар гыймран итү5 белән шөгыльләндек. Ил такта-токтадан әмәлләгән бараклар һәм тулай тораклар белән тулды. Еллар үтеп, аларга панель «хрущёвка»лар алмашка килгәч, халык оҗмахка күченгәндәй булды… бер катка. Коммунист түрәләр, әлбәттә, кирпеч «сталинка»ларда