Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03857-7
Скачать книгу
белән тышланган, күк төскә буялган – аны шулай «күк йорт» дип атыйлар да иде. Урамга чыга торган кунаклар ишеге дә бар, ишегалдына караган верандасы да бар. Һәм безнең өчен иң күңеллесе – ишегалды белән янәшә зур гына бакчасы да бар… Дөрес, анда җимеш агачлары үсми, анда койма буйлап карт тирәкләр генә үсеп утыра, ә арткы коймасы су читенә тиеп үк тора. Безгә уйнар өчен бик әйбәт «площадка»! (Хәзергечә әйтсәк!)

      «Күк йорт»та без бары бер җәй дә бер кыш кына тордык. Атакай үзенең сәүдә эшләре белән һаман читкә чыгып йөрде, безнең янга «иптәшкә» әүвәлгечә Зөфәр белән Маһирә куна киләләр иде, ә көндезләрен әлеге бакчада бергә уйнарга Мәхмүт белән Миңнеәхмәт килеп җитәләр иде. Кыска гына вакыт торганга күрәдер инде, минем бу йорт белән бәйләнгән истәлекләрем бик аз, булган кадәресе дә онытылып беткән диярлек. Бик яшь идек шул әле, зур дөнья, зур вакыйгалар бездән читтә иде әле. Хәлбуки бу инде унҗиденче елның җәе иде, дөньяның бик кайный башлаган чагы, өченче ел инде бөтендөнья сугышы бара, Дәүләкән турысыннан көн саен диярлек атлар, туплар, солдатлар төягән кызыл эшелоннар тукылдап үтеп тора, тик боларны аңлаб- рак күрү өчен безнең тагын азрак үсә төшүебез кирәк булган.

      Әмма шулай да бу йортның «истәлеге» буларак бер вакыйга минем бала күңелемдә бик нык уелып калды. Әйтергә кирәк, хәзергә кадәр ачык сакланган бик сирәк хатирәләремнең берсе ул… Беләсез инде, җиде-сигез яшьлек малайлар өйләре тирәсендә генә уйнап йөрү белән чикләнмиләр, кызык эзләп алар ераккарак – авыл читенә, кырга-яланга, тау-чокыр буйларына китеп йөри башлыйлар. Менә без дә, өч малай, беркөнне тоттык та тимер юлга киттек. Куркырга ашыкмагыз, без үзебез дә үткән-сүткән поездларга якын бармыйбыз, аның тавышыннан, җиленнән үк әле качабыз. Аннары безнең теләк тә юл буенда йөрү түгел, ә юлны аша үтеп, кырга чыгу иде. Анда, элеватор артындагы кырда, руслар күп итеп көнбагыш үстергән – менә шунда таба инде безнең юлыбыз да… Читтәге такыр сукмактан Яңа Көрмәнкәйгә таба күпмедер атлагач, без тимер юлга күтәрелеп, каршы якка чыктык. Шунда ук алдыбызда, бик ерак та түгел, сап-сары түгәрәк башларын иеп, яшел-зифа урмандай үсеп утырган көнбагыш кырлары ачылды. Без тимер юлдан йөгерешеп төштек тә киттек шунда таба! Барырга, тияргә ярамый дип яки каравылчысы-мазар булыр дип уйлый белдекме икән? Юктыр, ахрысы, ничектер куркып та, икеләнеп тә тормыйча көнбагышлар арасына барып та кердек. Эчкә узмыйча гына читтәге көнбагыш башларын кабаланып өзәргә дә тотындык. Бөгелеп төшкән бик зурларына безнең көчебез җитмәде. Шулай да нечкәрәк сабаклы кечерәкләрен боргалый-боргалый өзеп алдык. Инде нишләргә? Беребез хәйләсен тапты – күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырды да көнбагышларын изүе эченә салды. Без дә шулай эшләдек. Хәзер тиз генә моннан сызарга кирәк иде. Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, көнбагыш сабаклары арасыннан чыгуга, безгә таба якынлашып килгән бер марҗа түтәен күреп алдык. Янында бездән олырак малае да бар… Бу хәлдән бер мәлгә каушап калдык, хәтта туктарга мәҗбүр булдык, аннары, сүз куешкандай бердән кубып, табаннарны ялтырата-ялтырата,