Чаныш илтифатсыз гына: «Нефтьчеләрдер», – дип уйлап куйды. Аларның эшләренә күпчелек очракта исе китмәсә дә, вакыт-вакыт елыйсылары килә. Бигрәк тә алар басуларның тишелеп чыккан чәчүлекләрен, өлгергән игеннәрен ерта-ерта траншеялар, канаулар казыганда. Әйтерсең закон аларга нипачум. Бозылган җирләр өчен колхоз-совхозларга тиешлесен түлиләр дә күздән гаип булалар. Чокырларга җыелган нефтьне ягуларын Чаныш бигрәк тә өнәми. Корымлы кара төтене бал кортларын куркыта, аларның ис тоюларын киметә, бал ташый торган юнәлешләреннән адаштыра. Нефть корымы, нефть көле чәчәкләргә куна, аны нинди яңгырлар да озак вакыт юдыра алмый.
Ә бу юлы яшел басу төсендәге бер үк төрле машиналарның хәрәкәте картны борчый калды. Иң арттагы машина юл читенә төшү белән, алдагысы шундук туктады. Колонна янәшәсендә бик күп кешеләр пәйда булды. Ыгы-зыгыланмадылар, буталышмадылар. Хәрәкәтләре төгәл, бер үк төрле. Кешеләре дә бер үк төрле. Күзгә ерак булса да, Чаныш аларның солдатлар икәнен аңлады. Моны белгәч, картның кызыксынуы кимеде. «Ә-ә, сугыш уены уйныйлардыр, күрәсең», – диде ул үз-үзенә. Солдатлар машиналар янәшәсендә, йөзләре белән елгага карап тезелделәр, аннары, кыл урталай бүленеп, капма-каршы якка киттеләр. Арттагы солдатлар йөз-йөз илле метрлар үткәч туктый һәм туктаган урыннарында кала бардылар. «Кырны әйләндереп алалар бугай», – дип уйлады карт. Шунда колонна уртасыннан бәләкәй һәм елгыр машина килеп чыкты да көзлек буенча елгага таба элдерде. Ә анда, елга ярында, нәкъ юл буендагы машиналар төсле үк өч машина тора. Аларын Чаныш иртән, умарталыкка барышлый ук күргән, Кадрәккә дә күрсәткән иде. Һаман да шул җене сөймәгән нефтьчеләргә санап инде. Хәерлегә каршы, бу юлы ялгышкан. Бактың исә, хәрби уен. «Ярый, кирәк икән – уйнасыннар. Бу да – эш», – дип тынычланды ул. Көзлекне таптауларын гына ошатмады. Түземсезләнеп, дилбегәне какты: «Әйдә, малкай, үшәнләнмә әле!» Ат юыртып китте: тояклары җиргә авыр ята, сырты талгын гына чайкала. Арткы сул көпчәк какшаган, аның эзе кыйгач-мыйгач булып калды.
Бүген юл озын тоелды. Картның моңарчы алай ашыгып йөргәне юк югын. Ул ашыктырган һәрнәрсә артта калган инде, хәзер алар үзләре аның артыннан кусыннар. Әнә ялгыз агачлар, юлның борылмалары, юл читендә онытылыпмы, кемдер ташлапмы калдырган тимер тырма, басулар арасындагы ызан, былтыргы салам эскертләре, телеграм баганалары – һәммәсе аның каршысына таба килми, ә зур бер әйләнеш буенча аның тирәли хәрәкәтләнә кебек. Ул караш кына иңләрдәй киңлекнең кыл уртасында барды да барды, әле иңкүлеккә төште, әле үргә күтәрелде. Бөтен җир аны, арбаны, атны кояш астына элеп куелган бишектә тирбәтә сыман. Солдатлар күздән югалды инде. Әле ярый ике авыл арасындагы юлга төшмәде. Югыйсә аларны күрми каласы икән. Ә трактор шул юлдан гына килә ала, димәк, трактор йөртүче аларны күрми калыр. Шулай яхшырак, эш ашыгыч, илтифат итеп, вакытны әрәмгә җибәрмәс. Балык көтә, аны коткарасы бар. Әлегә Солтанның килеп чыкмавы гына кызганыч. Ярый, озакламас.
Чаныш уй уйламады.