Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-04057-0
Скачать книгу
тәэсир итте. Полковникның кыяфәте авыр яраланган, ләкин бирешмәгән, аягында баскан килеш үләр өчен соңгы тапкыр алга омтылган солдатны хәтерләтте. Күтәреп аягына бастырганда, кайбер урыннарда ертылган кителе бу охшашлыкны тагын да көчәйтә иде. Уң чигәсендә чак күренерлек яра эзе…

      – О! О! Калай әтәч! – диде Степан, туры аңа карап.

      – Нигә алай дисең?

      – Хәзер менә шулай үзе аттырган большевиклар алдында торса иде ул. Курыккан. Чигәсенә бер пуля –һәм мәңгелек тынычлык алган. Тик осечка, парин!

      – Осечка? Үлгән ләбаса?

      – Осечка шул. Теге чакта большевиклар хөкеменнән котылып калган, тик дөньяга без киләсен исәпкә алмаган.

      Аракы шешәсе алып килеп, Степан мәетнең кушырылган кулына кыстырды. Ул гына түгел, бармакларын каерып, учына стакан тыкты да аңа аракы салды, үзе дә стаканын күтәрде.

      – Честь имею, полковник! – диде ул. – Синең исәнлегең шәрәфенә! – Һәм аның стаканы белән чәкештереп эчеп җибәрмәкче иде дә, тыелып калды, эчемлекне, селтәнеп, мәетнең йөзенә сипте.

      Солтанның каны боз булып туңды диярсең. Аңа кинәт үзләренә кемдер карап тора кебек тоелды. Ул артка, ян-якка борылып каранды. Яр буенда алар икесе генә. Үр дә буш. Шулай да ул үзенә бораулап төбәлгән караштан арына алмады. Алда чиркәү, зират, артта елга. Ә җаны чит караш белән тулган, борчулы. Каядыр йөгереп китәсе, качасы килде. Сулуы капканчы. Үргә, иң биек төшкә, кояшка якынрак җиргә. Тик аякларын җирдән аера алмас шикелле. Алда шулай ук Галәмдәге «кара тишек» сыман каралып торган төрбә. Артта елга, әмма аргы яры йөзеп чыгалмастай ерак. Каршысында полковник Кулунчаков. Тозакка капканмыни!

      Кинәт ул:

      – Степан! – дип кычкырды. – Карале!

      Җитмеш елның теге ягыннан аларга полковник Кулунчаков төбәп карап тора иде!

IX

      …Шәһәрчек ике тапкыр немецлар кулында калды. Кан коюлы алыштан соң менә тагын икенче тапкыр русларга күчте.

      Төштән соң шәһәр өстеннән немец аэропланы очып үтә. Рус позицияләре аша узганда, аңа барлык кораллардан – башлыча винтовкалардан һәм туплардан – шрапнель белән тәртипсез рәвештә дә, залп белән дә ут ачалар, ә шәһәр турысында ул, үз биләмәсендәге бөркет шикелле, иркенлектә, биектә оча. Кайчагында гына урамнардан, мәйданнан ачулары килгән офицерлар да, солдатлар да шәхси коралларыннан түзмичә атканда, ул читкә янтая, ә бераздан түбәнәеп әйләнеп кайта. Очучысы, үлем белән шаяргандай, башын чыгарып аска карый-карый, кешеләр күбрәк укмашкан урынга бер-ике бомба ташлап китә, туп сөйрәп барган атларга, биналарга зыян сала. Ә кешеләр, бомба төшеп җиткәнче, кайсы кая чәчелергә, посарга өлгерә. Фәкать шәһәрчеккә рус гаскәрләре кергән көнне генә, немец очучысы, бомба ташлап, яралылар белән тулы бөркәүле, ике тәгәрмәчле санитар арбасын туздырып ыргытты. Армиядә аңа каршы чыгарлык самолёт юк иде, ә җирдән яңгыр булып очкан пулялар, шрапнель ярчыклары немец очучысына тими. Әйтерсең лә ул үзе дә, аэропланы да имләнгән. Икенче көн инде шәһәр өстендәге аяз, кояшлы күккә шул немец хуҗа. Аңа алдагы көннәрдәгечә җан ачуы белән карамыйча, игътибар да итми башладылар бугай инде.

      Полковник