Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-04057-0
Скачать книгу
бик ярата. Хәзерге яшьләр моны бар дип тә белми. Мал җанына караганда, машина моторын якынрак итәләр. Атка кайсы яктан якынаерга, җиккәндә, нидән башларга кирәклеген сорасаң көләләр генә. Нихәл итәсең, атлар заманы узды шул. Шуңа күрә Чаныш һәммә атларга тиеш яратуны Тимергә бирергә тырыша, аны җигүне ифрат рәхәт бер эшкә саный.

      Арба янында Чаныш атка камыт кигезде, ыңгырчак салды, арты белән тәртә арасына чигендереп кертте. Сул як тәртәне күтәреп, аңа камыт бавы эләктерде дә дуганы ат муенына салды; уң якка чыгып, аның очын тагын камыт бавына каптырды; аннары камытның кыскычларын чөелдерек белән тарттырып бәйләгәч, өзәңгене дугадагы боҗра аша үткәрде; шуннан соң аркалыкны күтәрде; иң ахырдан дилбегә ыргакларын авызлык боҗраларына каптырды.

      Кадрәк өйдән кара май сеңдерелгән сүс бау төргәге алып чыкты. Арба артын алар икәү күтәреп аердылар.

      – Карале, Тимер балыкны сөйрәп чыгара алырдыр ич? – диде Чаныш. – Ләмнән майда шуган шикелле булыр.

      Кадрәк ризалашып баш какты.

      – Тимернең аңа гына көче җитәрлек әле, – диде ул. – Тартмый ни!

      Кадрәк арканны балыкның койрык астыннан үткәрде. Чаныш аны, тарттырганда, балыкның тәнен кысмаслык һәм тиресен зарарламаслык итеп бәйләде. Ул рус-япон сугышында чакта бәйләргә өйрәнгән диңгез төеннәрен онытмаган. Онытмаган дип… аларны, ипи кискән яки чалгы белән печән чапкан шикелле, гап-гади бер шөгыль белән генә бәйли иде.

      Алар балыкны арканлаган арада, ат, чит-ят җан иясен тоеп, колакларын шәңкәйтте, балыкка, койрыгының кыймылдавына, аның һәр сулаганы саен күтәрелеп-төшеп торган суга кырын-кырын карап алды.

      Чаныш аркан очын арба кендеге тишегеннән үткәреп бәйләде дә, дилбегәне кулына алгач, иренен бөрештереп, атка сак кына чөңгерде:

      – Пчо, Тимер! Пчо, әйдә!

      Ат киң итеп алга атлады. Тоягы астында ләм чапылдады. Аркан сузылды, бөтен буена әйләнгәләп тартылды, йөк авырлыгыннан киерелде. Бу киерелү башта атның күкрәгенә, аннары алгы аякларына күчте; тәне артка таба сузылды, сырты киңәйде, алгы аяклары – алга, арткылары артка каерылды. Ат башыннан койрыгына кадәр киерелде. Янга авыша-нитә күрмәсен дип, Кадрәк уң яктан балык койрыгының югарыгы сөягенә ябышты.

      – Пчо, малкай! Пчо!

      Атның киңәйгән борын тишекләреннән эчке көчәнү сулышы бәреп чыкты. Әмма балык урыныннан кузгалмады. Ат ышанычын югалтты. Башын игән һәм вак кына калтыранган көйгә, ул үзенең киерелгән аякларын бушатмый басып торды. Үзен көчсез, эшкә ярамаслык карт итеп тойды. Моның белән килешәсе килмәгәндәй, тагын бер көчәнде, тик муенында әллә кайчан камыт сукканнан калган җөйләренең авыртуыннан һәм хәлсез буыннарының коры шыртлавыннан кала һични тоймады. Аның каравы ул үзен артка таба тарткан көчне тойды һәм калган бөтен гайрәте белән шуңа карышырга мәҗбүр булды, ләкин шундук моның файдасызлыгын сизенде.

      Койрыгын сулга каерып, аны шулай балык артка таба сөйри иде. Арба алдының тәгәрмәчләре үзле ләмнән күтәрелде дә чайкалып тора башлады. Аркан чыдамас, менә-менә шартлап өзелер кебек иде; күрәсең, майланган булгангадыр инде,