Болар хакында Чаныш сөзәк тау итәгендә үзе генә калгач уйланды. Ә аңа кадәр улы Ревоны кочаклап утырган Кадрәк белән киңлекләргә юанып, күзләрен су аклыгында ял иттереп, кошларның соңгы авазларына колак салып, иркенләп сөйләштеләр. Сүз бетеп торган арада, Кадрәк улын муенына атландырды да тау итәгеннән соң башланып киткән су буена таба китте. Чаныш аларның анадан тума чишенгән килеш су чәчрәтә-чәчрәтә коенуларын, сары ком буенча куышуларын сөенеченә сыя алмыйча дигәндәй күзәтеп утырды.
Кояшка арканы куеп кайтырга чыккач, Чаныш зират ягына юнәлде.
– Монда сугылыйк әле, – диде ул.
– Ни калган анда? – дип сорады Кадрәк.
Чаныш җавап бирмәде.
Зират таш койма белән уратып алынган. Байтак өлеше җимерелгән. Шуның ишелгән төшеннән үттеләр. Чаныш аларны бер нарат төбендәге авыш агач тәре янына ияртеп килде.
– Туктале, – диде Кадрәк, әйләнә-тирәне танырга тырышкандай каранып, – бу төшкә син мәктәптә җыештыручы булып йөргән… кем әле… исеме хәтердән чыккан… Ә! Марфа түтәйне җирләгән идең түгелме?
– Җирләгән идем, әнә ул, – диде Чаныш һәм тәресез, өсте иңгән бер кабергә ияген кагып күрсәтте. – Ә менә монысын минем әти, ә синең бабаң, ә синең, Рево, дәү бабаң Наймуш казыган. Монда, Кадрәк, минем үтерүчем полковник Кулунчаков белән мине үлемнән коткаручы Мария күмелгән.
– Сөйләгәнең булмады.
– Һәрнәрсәнең үз вакыты бар, Кадрәк. Минем атам Наймуш та миңа вәгъдәсе җитте дип уйлаганнан соң гына сөйләде. Марфа түтәйне җирләгән көнне. Шуннан соң әти озак тормады инде… Әйе, һәрнәрсәнең үз вакыты бар.
– Миңа да шулай вакыт җитте дип сөйлисеңме?
– Ахрысы. Югыйсә Шапалак каберен таптырасың ич.