– Балык артка таба йөзә алмый шул, менә хикмәт нидә, – диде Чаныш. Аның атны яклыйсы, аклыйсы килде. – Җитмәсә, авышлык зур. Корсак канатының баскыч ташына терәлүе дә ихтимал. Шуңа якорьдагы шикелле тора да инде ул. Ә баш ягыннан Тимер аны тәгаен тарта ала. Беләсеңме нигә?
Кадрәк аркан төенен чиште, Чаныш каршы килмәде.
– Сиңайтәм, нигә икәнен беләсеңме? Алдый дип уйлыйсыңмы? Мин дөресен әйтәм. Ник дигәндә, ялганлый белмим, – диде Чаныш. Аның атка ышанганын раслыйсы килә иде. – Хикмәт балыкны якорь сымак тоткан ниндидер канатта түгел. Атка балыкның тәңкәләре комачаулый. Алар ләмне сука төрәне сыман сөреп бара, күрәсең. Сука булган җирдә трактор кирәк. Аңладыңмы, Кадрәк? Безгә трактор кирәк, белдеңме? Күр дә тор: трактор белән без аны мелләле сөйрәтәбез. Күз ачып йомганчы. – Ул үз сүзләре белән канатланып, пиджагын җилпәзә ачып салды.
Ул бу сергә төшенүенә шатланды. Атны чөңгереп, үләнле җиргә куалады. Трактор хакында әйткәндә атны кыерсытуын, аны, шиксез, картлыкка хөкем итүен аңлады. Тик атка хыянәт итүче кеше ул түгел бугай ла, тормыш үзе шундый карар чыгарды бит. Бөтен нәрсә кулыңнан килгәндә, тормыш – иң ышанычлы нәрсә. Ә көчсез калсаң, ул сине бик түбәнгә төртеп төшерә.
Ни генә булмасын, балыкны көчле техникасыз гына сөйрәп чыгару кулдан килмәс. Авылга кайтырга, идарәгә кереп, трактор сорарга туры килер. Аның ике картка нигә кирәген әйтсәң, гозереңне кире кагулары да ихтимал әле. Чәчү вакыты. Иң әүвәл синең яныңа шундый зур балык йөзеп килгәненә ышанмаслар. Ышанган сурәттә дә, аны кире җибәрергә һичкем ризалашмас. Тотылган балыкны кире җибәрәләрмени дип көләрләр генә. Ихласлыгыңа ышанмаслар. Эләккән балыклар үлемгә дучар, башкача булалмый. Бу гаеп эш түгел, менә нәрсә ихлас санала, менә ни хак исәпләнелә. Кешеләр нигәдер шулай яши. Кешеләр – кеше, тормыш тормыш булып кала бирә.
Әйе, ни генә булмасын, трактор хаҗәт. Барысы да элеккечә калыр, тик ул балыкны суга җибәрер өчен тырышлыгын кызганмас. Ярый, аны шайтан да ышанмаслык нәрсә уйлап чыгарган җиңел акыллы карт дисәләр диярләр, мәгәр ул балыкны суга җибәрәчәк, әйе. Бу нәрсә кешеләргә кирәк түгел, кешеләр алай итми. Бу нәрсә агачлар белән ташларга, су белән һавага, җир белән кояшка кирәк. Хәер, алар берни белми. Ярый, һәрнәрсә үзгәрешсез, элекке көенчә: кешеләр – кеше, тормыш тормыш булып калсын. Ул балыкны коткарачак. Тик корыч аргамак кирәк.
– Киттек, Кадрәк. Арбаның артын күтәреп куярга булышырсың. Мин авылдан трактор апкиләм, – диде Чаныш, дилбегәне тартып чөңгерде.
Ат арыган-талчыккан сурәттә урыныннан кузгалды. Кадрәк арттан иярде.
– Ә мин нишлим? – дип сорады ул.
– Балык янында кал. Каргалар күтәреп китә күрмәсен үзен.
– Андый каргалар буламыни? Көлмәле, әти!
– Көлмим. Моның ише зур балык булган дөньяда аны күтәреп апкитәрдәй каргалар булуы да бик ихтимал.
– Мин хәзер каргалар куарга гына ярыймдыр шул инде.
– Кемдер