Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03250-6
Скачать книгу
агачлары арасыннан пәйда булачак ул кеше, бар көчен туплап, шундук миңа ташланыр кебек. Әгәр дә тау башында калган сыңар эзнең иясе булып чыкса, минем аулак урынга килеп җитүемне көтсә? Ә бу тирәләргә кеше заты сирәк аяк баса булса кирәк. Берни сизмәгән кеше шикелле кузгалып киттем һәм, ике-өч адым баргач, кинәт алга сикердем дә үземә таба посып килүчегә йөз белән борылдым. Алдымда мүкләк кара сыер күреп, кычкырып көлеп җибәрдем. Тавышымнан куркып, ул алгы аяклары белән генә читкә сикерде дә башка кымшанмады, юеш, көдрә чуклы озын койрыгы белән үзен борчыган кигәвенгәме, сукыр черкигәме селтәнде. Муенына бау белән агач асканнар, алгы аяклары арасында сөйрәлеп йөри, ахрысы. Сыер, авызына капкан үләнне чәйни биреп, башын миңа таба борды; сул күзен вак чебен сарган, ул өзлексез озын керфеген кага, уң күз алмасына перламутр төймә ябышканмыни – ак төшкән, көтүдә йөрми торган сукыр сыер икән.

      Зиреклектә ат пошкырганы ишетелде, ул да түгел, куе үләндә сыер салган сукмак буенча кара, зур бер эт томырылып килә башлады. Беренче мәлдә мин аны сыерның бозавыдыр дип уйладым. Ул миңа ташланасы булса, билгеле, елга ярына кадәр йөгереп җитәргә, ярдан суга сикерергә өлгермим инде, шуңа күрә сыер янына барып бастым, аңа өскә сикерергә ирек бирмәскә мөмкин иде әле. Эт томырылып килгән җиреннән артын чөңкәйтеп туктады да миңа каршы борылды. Сыер, аны тоеп, миңа елышты, дөресрәге, мин аңа сыендым бугай. Эт, чия төсле кызыл күзләрен төбәп һәм шәмәхә борынын җыерып, зәһәр ырылдый; арада сукыр сыер булмаса, без аның белән, кочаклашып, җирдә аунар идектер инде. Ә кесәмдә кадак та юк.

      – Трезор! Тихо!

      Кырыс, көчле калын тавышка буйсынып, кара эт җиргә елышты, ырылдавыннан туктап, тешләрен шыгырдатты да арт аякларына утырды һәм аның селәгәйле авызыннан чабата хәтле алсу-зәңгәр теле салынып төште.

      Тәбәнәк ябалдашлы зирек агачлары арасыннан брезент кожан киеп, кара атка атланган кеше килеп чыкты.

      – Тихо, с-сук-ка! – дип кабатлады ул.

      Бер кулына тезген тоткан, икенчесе белән биленә таянган. Кояш каршы, карарга комачаулый. Җитмәсә, ул, күзен каплап диярлек, киң кырыйлы эшләпә кигән.

      Эт шуышып диярлек атның артына барып басты.

      Без бер-беребезгә карап торабыз, сынашып. Ул – өстән, мин – астан. Аты таптана, боргалана, шуңа күрә, мине күзеннән ычкындырмас өчен, аңа башын туктаусыз боргаларга туры килә.

      – Внушительный пёс, не правда ли? – диде ул русча. – Чистокровный доберман-пинчер7.

      – Бывают и хуже8, – дидем мин.

      – Начарраклары? Моннан да усалрак булса, сез минем Настя артына посып кына котылыр идегез, бар! Котыгыз алындымы?

      – Настя? Нинди Настя? – дип сорадым, аптырап.

      – Колак артын кашып торасың бит, әнә шул Настя.

      Настя дигәне сукыр сыер икән. Мин тынычлангандай, киеренкелектән арынгандай булдым.

      Атка атланган иргә кырыклар тирәсе булыр. Озын буйлы. Ияр аны тагын да озынайта. Кара сакал-мыек. Уң


<p>7</p>

– Саллы эт бит, әйеме? Саф нәселле доберман-пинчер.

<p>8</p>

–Начарраклары да булгалый.