Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03250-6
Скачать книгу
мин – Сөләйман әйтә дисәм нишләрсең? Сәвиткә барып чагарсыңмы? Сәвит нәрсә ул – дәүләт. Ә дәүләт өчен Сөләйманга казна ипие ашатып яткыру һәммә яктан зыян гына. Шуңа күрә мин аресттан курыкмыйм. Аресттан курыкмыйм, дим, чөнки мин – тугыз бала атасы. Мине алсалар, кем өстенә кала алар? Дәүләт өстенәме? Ә минем балаларым Аллага шөкер! Үземә охшаганнар – кешегә соңгы ыштанна- рын салып бирергә торалар. Икесе камсамулда йөри. Чишмәгә яңа бураны менә шулар бурашты. Син онытма, яме, миңа син ун бөртек кадак бурычлы. Онытма: төп-төгәл ун.

      – Шикләнмә, абзый, мин монда кешеләргә донос ясарга дип килмәдем, – дидем мин, бу абзыйның фәлсәфәсенә ни көләргә, ни ачуланырга белмичә. – Дәүләт мине, әнә шул тугыз балаң яктыда, рәхәттә яшәсен өчен, станция салырга җибәрде.

      Аның кояшта янган җыерчыклы йөзенә елмаю җәелде. Кулындагы балтасын, тукылдатып, бүрәнәгә каптырды да каршыма утырды.

      – Анысы, энем, дәүләткә безнең ише кара халыкның өе төнлә дә якты тору файдалы микән? Ул бит, якты булгач, төн кыскара дигән сүз. Инде хәзер уйлап бак: әгәр дә мәгәр минем өйдә төн кыскарса, Хәдичә апаң ул тугыз малайны кайдан гына алып бетерер иде? Шулай булгач, безгә ни нәстәгә ул стансы? Тегермән ташы әйләндерергәме? Минем көз көне бар хәзинә – лардагы өч капчык арыш, биш-алты пот бодай, шуңа өстәп, бераз тары. Ә мин аны, кирәксә, урт тешләрем белән дә тартам! Ә ни нәстәгә миңа электр уты? Гәҗит укыргамы? Күз бозып! Гәҗитне безгә Ширәмәт Бәйналы укый. Килеп чыга ки, стансы фармазон өчен генә, ә?!

      – Нәрсә ул фармазон?

      – Фармазонмы? Безнеңчә әйткәндә, әтәч ише кәпрәю буладыр инде, син миннән башлырак, беләсеңдер. Аннары нине әйт әле син миңа, ептәш Зәйнушин, стансыны бөтенең бергә җыйнаулашып саласымы?

      – Җыйнаулашып саласы, җыйнаулашып файдаланасы.

      – Әгәренки миндә бер ат, ә Тархан Азаматының дүрт аты булса? Аның өендә сигез пар эш кулы, ә минекендә өч кенә пар булса? Стансы салмага алардан ничә кеше чыгар да, минем өйдән күпме чыгарырсыз? Минем болындагы печәнне кем чаба, игенне кем ура?

      Мин моны уйламаган идем әле, ни дип тә җавап бирә алмадым.

      – Уйларбыз, – дидем.

      – Уйлагыз, әлбиттә, уйларга нәчәлникләр күбәйде. Мәгәр безнең башка да тай типмәгән. – Ул учына төкерде дә, сабына сугып, балтасын алды, ярык тырнагы белән аның йөзендәге күгәрекне ышкыды. – Егет булсаң, син болай ит, энем. Нит, әнә шул Тархан Азаматы, стансыга чыкмаса, минем болын печәнен дә чабып бирсен.

      – Ә син үзең нишләрсең?

      – Курыкма, Сөләйман абзаң мич башында түшәмгә төкереп ятмас. Миңа шәхсән стансы салуы кызык. Уракны аны алты яшьтән урырга тотынган, бәлки, миңа күптәннән стансы тансыктыр. Ә? Мине катнаштырырга теләмәсәң ирексезләмим, үзеңә кара…

      – Шикләнмә, Сөләйман абзый, катнашырсың.

      – Нишләп ялгызың утырасың?

      – Уй корам.

      – Әле уйлый-уйлый чәчләрең агарыр, энем.

      – Станциянең планы бар инде.

      – Күке дә «балам бар» дип йөри, ди. Ә баласын саескан утырып чыгарган… – Ул аягына басты, балтасын килгәндәгечә иңбашына куеп тотты. – Берүк оныта күрмә,