Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03250-6
Скачать книгу
ул. Андыйлар үз каннарын үзләре коймас… Бүреләр күп… Беләсең килсә, башлана башлады гына әле!.. Әйдә, бу бүреләрнең дә әче балларын авыз итеп калыйк, ачуларыннан асларына җибәреп утырсыннар. Беренче һәм соңгы тапкыр утырыйк та… Аннары бугазларына да ябышырга була.

      – Юк, хурланам.

      – Алар безнең әзме канны эчте – хурланганнар микән? – Ул, елмаеп, туй барган җиргә кереп китте.

      Этен алдым пычакка,

      Кызын алдым кочакка, –

      дип көйләгәне шау-шуга кушылып эреде.

      Мин ишегалды белән бакча арасына – капка белән келәтне тоташтырып корылган биек такта койма буендагы имән бүрәнәгә барып утырдым да тәмәке кабыздым. Нигә шундук чыгып китмәгәнмен, белмим. Бу йортны күздән кичерергә чамалаганмындыр, ахрысы, һәрхәлдә, мине анда нидер тоткарлады.

      Келәт ишеге төбендә – кабык түбәле эт оясы. Эте юк, мәҗлес булгач, артка чыгарып бәйләгәннәр, шуннан аның әле шыңшыган, әле чинаган, әле өргән тавышы ишетелә. Тәртәләрен күтәртеп, төбенә яшел печән түшәлгән һәм иске кайры тун салынган тимер күчәрле арбаны биек лапас астына кертеп куйганнар, анда кемдер төн куна булса кирәк. Шул якта тавык кытаклый, аңа әтәч тә кушылып китә. Кое бурасының юеш басмасында бал кортлары безелдәшә, тәгаен, ерактан түгелләрдер, учактан чәчрәгән күмер сымак, бакча ягыннан килеп чыгалар да кире шунда таба очалар. Келәт кыегы астына потлы тимер үлчәү иңсәсе элгәннәр, бу өйдә чәй-шикәрдән калган нәрсәне потлап үлчәргә күнеккәнгә охшый…

      Хәзер, күп еллардан соң, ул көнне Кәүсәрияне күрәсем килеп утырганмын кебек. Шушы килеш ул бүрәнәләргә барып утырсам, һәм ул, теге чактагыча, табак тотып, ишегалдына чыкса, мине таныр иде микән? Юк-юк, минем бу хәлемдә аңа күренәсем килми, тиз генә торам да кунакханә ягына атлап китәргә борылам, тик мине Кәүсәриянең тавышы туктата сыман.

      – Кая ашыгасың? – дия кебек ул. Мин аның күкрәк тавышына сискәнеп китәм шикелле. – Утыр әле бераз, Иман…

      – Хәтернең очы-кырые юк та бит аның…

      – И-и-и, зарланма әле, бигрәк тә эшем кешесе булып беткәнсең менәтерә. Дөньяның кендеге сиңа гына бәйләнмәгәндер, шәт. Кигәвен чаккан үгез күк, алдыгызны-артыгызны белми чапкан буласыз бит, Ходаем… Утыр әле бер, ашыкма. Менәтерә баздан катык алып менеп, сөткә туглап бирермен, эчкәч, җаның рәхәтләнеп китәр. Утыр әле бер кинәнеп, хатын-кыз әрен тыңла. Тансыклагансыңдыр. Хатын-кыз, тукран шикелле, ирләр башына үз әрен тукып тормаса, миләре кортлый ич ирләрнең, әйеме?

      – Мондый түгел идең бит син, Кәүсәрия?! Картаймыш көнеңдә шушылай мырлап йөрергә калыр идең микәнни?

      – Кешедән кимме әллә? Хатын-кызның әрләве ирләргә җан каймагы кебек кенә ич ул…

      – Син гел «хатын-кыз» дисең. Син үзеңне «хатын» дип сөйләш.

      – Кем хатыны?

      – Кемнеке дип инде ул хәтле… Мин әле типсәм тимер өзәрлек, бассам бакыр изәрлек егет.

      – Әллә мине үзең шикелле генә картлачны авызлыклап тотмастай дип уйлыйсыңмы? Мин дә бетәшкән түгел әле, синең белән ничек сөйләшергә белер идем, Иман…

      – Әллә үпкәң бар инде?

      – Үпкәм?