Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03250-6
Скачать книгу
тамырлары минем кулым: сыкрап, бер җир өстенә чыксалар табарсың.

      – Чәчеңне сыйпыйм әле, Кәүсәрия!

      – Далаларга чык: җилдә йөгергән кылганнарны куып җитсәң тарарсың.

      – Сулышыңны ишетимче?

      – Җилләрне тыңла…

      – Йөрәгең җылысында җылыныйм…

      – Яшеннәр янына мен, Иман…

      – Кайда соң син, саубуллашыйк…

      – Хәтер белән саубуллашмыйлар. Килер вакыт – ул үзе синең белән хушлашыр.

      Әгәр дә шушы килеш Кәүсәрияләр ишегалдындагы имән бүрәнәгә барып утырсам, һәм ул теге чактагыча каршы чыкса, мине таныр иде микән? Юк-юк, минем бу хәлдә аңа күренәсем килми, тиз генә торам да кунакханә ягына атлап китәм.

IX

      Нарком янына мин җиде көн узгач тагын бардым. Ул мине бүлмәсендә башланган утырышта катнашырга мәҗбүр итте. Сүз авырлыклар, җитешмәүчелек, бөлгенлек, очы-кырые күренмәгән буталчыклар, кадрлар кытлыгы хакында барды.

      – Күреп торам: син әзер, – диде ул, җыелыш беткәч, яссы күкрәкле секретарь хатын ясап керткән чәйне өреп эчә-эчә. – Акча, материаллар, эш кораллары сорап килдеңме?

      – Әйе, – дип баш кактым. Ни өчен килгәнемне белеп тора. Шулай икән, аның соңгы сүзен генә көттем.

      – Бернәрсәбез дә юк диясең киләме, кадерлем! Ничек төзибезме? Беренчедән, булмаганны төзибез, юкка күрә. Ә юкны каян алып төзиләр? Юктан. – Үзенең бу абсурд, ләкин гадилеге белән кызык сүзләреннән ул үзе үк көлеп җибәрде.

      – Юктан бар булмый, – дидем мин. – Менә хәстәрләгән сызымнар, исәп-хисаплар. – Шулай дигәч, өстәлгә бер төргәк кәгазь куйдым.

      Чәен эчеп бетергәч, ул, күзен йомып, учы белән битен сыпырды. Аннары, нигәдер пышылдап кына:

      – Була, Иман Имамович, була, – диде. Бераз тын торгач, катырак итеп: – Без хәзер бөтен дөнья күз алдында юктан бар ясыйбыз. Безнең алда – киләчәк, гади генә итеп әйткәндә, яшәү, – дип өстәде. – Ә яшәү…

      Ул сүзсез калды. Фикерен дәвам итәр дип уйладым, тик ул аңа кире кайтмады. «Яшәү юктан бар булган» диясе килдеме, әллә «Мин әйткәнне киләчәк исбатлар» дияргә теләдеме?

      Сөйләшеп утырдык. Аның «юк» дигәне буш имезгеч кенә булып калмады. Станция җиһазлары, тимерчыбык, кадак, сумала җибәрәчәкләр. «Юк» дигәне – акча. Агачы үзебездә бар, анысы авылдан биш чакрымдагы урманда үсә.

      – Юктан башлагыз да колхоз оештырып төгәлләгез, – диде нарком. – Менә шушындый «юк»ны булдырсаң… Проектын эшләгән инженер күперен дә үзе төзи. Беренче поезд узганда, күпере астына төшеп, башы өстеннән уздырып җибәргәнче. Җимерелсә, үзе һәлак була.

      Гаҗәп: үз көчемә ышандым мин ул көнне, бурычымны үти алырыма шикләнмәдем, билгесезлектән курыкмадым. Барысы да без теләгәнчә булыр кебек иде. Үзебез теләгәнчә булыр кебек. Үзебез теләгәнчә. Алай да мин:

      – Беренче мәртәбә бит, иптәш нарком, – дидем.

      – Дөньяга да икенче тапкыр килмиләр. Беренче һәм соңгы тапкыр гына.

      – Ә укуым калыр микәнни? – дидем мин, аның белән бәхәсләшүдән бигрәк үз-үземә сорау биреп.

      – Тормыштан да олырак мәктәп юк. Иске тормыштан яңасына