– Газизәбану, чыгасыңмы инде син, юкмы? – дип, арба яныннан тәрәзәсенә каерылып карады Вәли абзый.
Газизә апа, яшенә буылып, чыга алмый утырды. Аңа авыр иде. Ниһаять, ул, чыкты. Яулыгын күзләренә төшереп һәм аның почмагын тешләп, ул башын түбән игән хәлдә, Габдуллага маңгай аша карап торды. Аннан соң, өзеп-өзеп:
– Габдулла… Газизем… Онытма безне… мин бит сине… – диде дә тавышы кинәт сынды һәм, Габдулла өстенә ташланып, яшьләренә тулы ирек бирде.
Габдулла ни әйтергә белми аптырап калды…
Вәли абзый:
– Йә, ярар, анасы, җитте… Кузгалсыннар. Хәерле юл. Ие… ыммым, – диде, күрергә комачаулаган яшен таратып җибәрер өчен, күзен нык кына кыскалап алды.
Аннушка йөгереп чыкты һәм кәгазьгә төргән юл күчтәнәчен китереп Габдуллага сузды.
– Прощай, Абдулка, – диде ул…
Ат кузгалды. Габдулла, әтисен, әнисен, Аннушканы, күршеләрне, бөтен йортны – һәммәсен үзе белән алып китәргә теләгән кебек, гәүдәсе белән артка каерылды, әйтерсең әллә никадәр ычкынмаган җепләр аны кире тарттылар…
Ат, язгы ташуны урап, Яңа бистәнең арткы урамнарыннан чыгып бара иде инде. Шунда гына Габдулла аерылуның нәрсә икәнен төшенде булса кирәк, аның кечкенә күкрәге авырттырып кысылып куйды, күзе әллә каян килгән яшь белән томаланды, яшь аркылы дөнья кырыкка сынгаланып китте, урам, ташу, кешеләр, агачлар салават күпере сыман аллы-гөлле төсләргә күмелделәр…
II өлеш. Кырлай
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
Беренче бүлек
2
Габдулланың кайтып төшүе өйгә һәм өйдәгеләрнең үзара мөнәсәбәтенә икенче төс кертте.
Балалар өчен бу шактый зур яңалык булды. Алар аңардан каланы сораштылар. Габдулла аларга алтын тимгелле яшел «бәхет кошы» турында, Әптелбәрнең күлгә чумып, аның төбеннән тәңкә алып чыгуы турында, сукыр хәлфәнең күңел күзе һәм башкалар турында сөйләде.
Аннан алар, чыгып, инештә бакаларга таш атып уйнап йөрделәр. Кояш баегач, мәчетнең идән астына колакларын куеп, анда «мөселман җеннәренең намаз укыганнарын» тыңладылар. Берни ишетмәсә дә, Габдулла балаларның сүзенә ышанды.
Икенче көнне алар, җуа чыкмаган микән дип, урманга менделәр, ләкин буш кайттылар. Габдулла аңа да күнде. Аңа боларның һәммәсе яңа һәм тансык иде.
Сүзләр сөйләнеп, уеннар уйналып, йөрисе җирләр йөрелеп бетте. Балалар Габдулла белән инде кызыксынмый башладылар. Алар аналарының Габдуллага тискәре каравын да сизеп алганнар иде инде.
Беркөнне балалар, өйдә үзләре генә калгач, Габдулланы «кала карачкысы», «килмешәк» дип үртәргә тотындылар.
Кәшфинур, Габдулланың кулын тотып:
– Китәнме, бүзме? – дип сорады.
– Китән, – диде Габдулла.
– Бер чеметәм дә китәм, – диде Кәшфинур һәм Габдулланың кулын бик нык чеметеп китеп барды.
Габдулланың күзеннән яшьләре чыга язды, тик ул, сер