4
Табигать үз карамагында калган бөтен юмартлыгын кырып-себереп бирергә ашыга, ахры, кояш үзенең бөтен тулылыгы белән балкый; моңарчы беленми утырган берән-сәрән каеннар үзләренең сап-сары яфрак челтәрләрен бөркәнгән хәлдә купшыланып чайкалалар; урамны һәм күл тирәсен коелган сары тәңкәләр сыман яфраклар чуарлый. Салкынча зәңгәр күкнең тантаналы тынлыгын ара-тирә соңга калып узган казлар, чәүкәләр төркеме генә боза…
Габдулланың кошларга кычкырасы, җырлап җибәрәсе, әллә нишлисе килә… Ул йортка сыймый, урамга йөгереп чыга.
– Әптелбәр! – дип кычкыра ул, ниһаять, үзенең теләгенә ирек биреп.
Шәһәр ягыннан бистәгә менеп килгән Әптелбәр аның ашкынуын тагын да күтәреп җибәрә. Габдулланың хәзер аның каршына йөгереп барасы, аның өстенә ташланып көрмәкләшәсе, аның белән сары яфрак тәңкәләре өстендә ауныйсы килә. Шуның өстенә беркөнге читек вакыйгасыннан бирле күргәне юк бит әле ул аны… Сөйлисе сүзләр, бүлешәсе кызыклар нихәтле!..
Бу ни бу? Әптелбәр, Габдулланы ишетү белән, урамның икенче ягына борылды. Ул Габдулланы читләтеп узмакчы була, үзе кулындагы нәрсәнедер артына яшерә. Ләкин Габдулла аны барыбер күреп алды: капчык. Бер урыны алача белән ямалган гап-гади керле киндер капчык! Әмма аның эчендә нәрсә? Габдулла төшенеп алды: икмәк сыныклары. Әптелбәр соранып, икмәк сыныклары җыеп кайтып килә икән!
Әйе, Әптелбәр үзенең бу хурлыгын Габдуллага күрсәтергә теләми йөрде һәм күрсәтмәде. Әмма бүген ул тотылды. «Мин теләнче түгел», – дип әйтә алмый инде ул хәзер…
Олы кеше булса, моны ничек тә сизмәмешкә салышып, сүзне икенчегә борып җибәрер иде, шуның белән мәсьәлә шома гына үтеп китәр иде, бәлки. Әмма эчкерсез Габдулла андый шомартуларны белми, киресенчә, ул Әптелбәр артына яшерелгән капчыкка әһәмият бирә. Аның өчен хәтта Әптелбәр яшергән әйберне табу, белү һәм аны тоту гади уенга, кызыкка әйләнеп китә.
– Ә мин беләм капчыгыңда нәрсә! – ди ул мактаныбрак Әптелбәргә.
Аның алдында инде Әптелбәрнең гаебе юк, бу – гади бер мәсьәлә. Аңа хәзер Әптелбәр белән уйнап китәргә бер сылтау гына кирәк. Әмма Әптелбәрнең йөрәгенә бу сүзләр әрнеткеч килеп кадала. Ул ни әйтергә, үзеннән кечкенә Габдулла алдында оятын кая куярга белми, йөгереп, капкага кереп китә. Габдулла – аның артыннан!..
Ишек янына җитү белән, Әптелбәр кинәт нидер исенә төшкән кебек тукталып кала һәм Габдуллага әйләнә. Габдулла, ул нәрсә әйтер икән, дип кызыксынып, тып-тын кала. Әптелбәр аңа: «Менә хәзер капчыгымны кертеп куям да уйнарга чыгам», – дип әйтер шикелле тоела. Ләкин Әптелбәрнең күзләрендә ниндидер мыскыллы елмаю чагыла. Ул, һәрбер сүзенә ачыклык һәм салмаклык бирергә тырышып:
– Ә синең әтиең ю-у-ук! – дип кычкыра.
Зәңгәр күк кинәт караңгыланып, Габдулланың өстендә тәбәнәк, караңгы түшәм шикелле генә булып кала. Аның күз алдында бик зур кара күләгәләр чайкалып китә. Кояш яктырып торган җиреннән кинәт, мае беткән филтә шикелле, кызыл күмер булып яна башлый… Габдулла ни әйтергә, ни эшләргә белми, ихтыярсыз