Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахмет Файзи
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Советская литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04263-7
Скачать книгу
дип сөйлиләр… Габдулла көнозын тәрәзә төбенә таянып утырган килеш нидер уйлана, вакыт-вакыт борын эченнән нидер көйләп ала. Газизә апа да, Вәли абзый да аның көннән-көн ябыгуын сизәләр. Шуның өстенә быел кыш буе Вәли абзыйның үз башы авырудан чыкмады. Өйдә бердәнбер тупылдап йөрүче Газизә апа гына калды. Аңа, көннекен-көнгә җиткерер өчен, әллә ниләр уйлап табарга, тормышны хәйләләргә туры килде. Ул хәзер, байлардан алып кайтып, потлап-потлап кер юа, якын авылларга кечкенә чана белән барып, имән чикләвеге кушып тарткан он алып кайта, үзе утынын таба, керосинын булдыра.

      Әмма тормыш аны да җиңде, ул, суык тидереп, түшәккә егылды.

      Тормыш соң дәрәҗәдә кыенлашты…

      Беркөнне боларга карт бер теләнче: «Алла хакы өчен, бер генә телем икмәк», – дип соранып керде. Боларның хәлен күреп, бик кызганды һәм, капчыгыннан алып, өстәлгә бер телем икмәк куеп чыгып китте.

      Шул көнне кич Вәли абзый «Йосыф-Зөләйха» китабы эченнән язылмаган бер битне ертып алды да, бик озак итеп, язган бер сүзен әллә ничә тапкыр авыз эченнән тапкырлый-тапкырлый, хат язды. Кайчандыр мәдрәсәдә алган «гыйлемен» искә төшерү аның өчен җиңел эш булмады. Мәшәкатьле һәм озак язылуына карамастан, хат кыска гына иде:

      «Сез ки гыйззәтлү вә хөрмәтлү улып торгучы имамнарның галиме һәм галимнәрнең остазы мелла Зиннәтулла хәзрәтләренә үземез вә барча ию җәмәгатемездән вә янә сезнең газиз углыңыз Габдулла мәхдүмдән бик күптин күп дога вә сәламнәремезне ирсал вә тәблигъ[26] әйләдекемез соңында, сүземез ошбудыр. Заманалар бик авырга килде, үзем вә җәмәгатем сырхау булып урын өстендә ятмактамыз. Икемез дә бу дөньяны куйсак, углымыз Габдулла мәхдүм кем кулында калыр дип бик куркамыз. Инде эш Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә һәм сезнең шәфкатеңезгә тапшырылды. Берәр кеше җибәреп, Габдулланы үз яныңызга кайтарсагыз, бик зур шәфкатеңездән булыр иде дәю, сезнең хәер-фатихаңызны өмет итеп калучы Мөхәммәтвәли бин Хөснетдинуф».

      Шул көнне кич хәл белергә дип кергән Сәхип солдат, авылдан килүчеләрне эзләп табарга өстенә алып, хатны куен кесәсенә тыкты һәм яңа хәбәрләр сөйләп алып китте:

      – Сәгыйтьҗан байны очратып, Нигъмәтҗанның ятимнәрен сораштым, – диде ул. – Башта сөйләшәсе килми ык-мык итеп торды. Сөйләттем. Әптелбәрен Акком астындагы бер йортка барып таптым. Сәгыйтьҗан байның иске йорты икән. Шунда кырыклап ятим бала яши… Әптелбәр үз сәләмәсеннән бик әз генә чыккан, тамакларына ашаганнары ачтан үлмәслек кенә икән. «Нишлисез монда, укыталармы сезне?» – дип сораштым. «Укырга вакытыбыз юк. Сәгыйтьҗан байның чәй төрү заводында яшнекләр ташыйбыз, кәнүшнә тазартабыз, йомышка йөгерәбез», – диде. Нәсимәсенең хәлен дә белешим дигән идем, адресын бирмәде Сәгыйтьҗан бай. «Тыныч булыгыз, мин аны шактый хәлле һәм бик диндар бер карчыкка тегү-чигү һөнәре өйрәтергә бирдем», – ди. Ничава, анысын да табарбыз. Ул Сәгыйтьҗан жуликны карап кына торырга кирәк. Аңа юл бирсәң, ул әллә ниләр эшләр… Кешеләрнең ачлыкларыннан файдаланалар бит ул каруннар. Әле сез ишеттегезме, безнең Садыйк бай янган йортына бик зур страховой алган бит. «Язга чыгу белән, заводымны ике өлеш зурайтып


<p>26</p>

Ирсал вә тәблигъ – җибәрү һәм хәбәр итү.