Ул Кырлайда торучы Бикҗан Сәгъдиенең яхшырак атадан калган берәр үксезне уллыкка алырга уйлавын сөйләп бирде. Габдулланың мулла малае икәнен белгәч, ул:
– Риза булыр, дүрт куллап риза булыр. Үзе мәхдүм дә булгач, изге рухларның догасы белән яши торган бала инде бу, алайса, аягы бәрәкәтле булыр. Теләсәгез, тотам да Сәгъди абзыйга кайтып әйтәм, – диде.
Шунда Габдулла беренче тапкыр әбисе авызыннан үзе турында бер дә көтелмәгән сүзләр ишетте:
– Бик ипле, бик тәүфыйклы бала. Яткан-торган урынына күз төшереп йөри, әйткәнгә колак сала, үзе би-и-ик зирәк булырга охшый…
Моңарчы үзенә гел кырыс килеп торган әбисенең бу сүзләрен ишетү Габдулла өчен гаҗәп тә, рәхәт тә тоелды. Гаҗәп, чөнки әбисе авызыннан ул моңарчы һәрвакыт тәмсез сүз генә ишетеп килде. Рәхәт, чөнки әбисе аны, шулай күккә күтәреп мактаганнан соң, нигә җибәрсен?
Монда никадәр авыр булса да, аның инде яңадан башка җиргә күчү теләге юк, кулдан-кулга күчеп йөрүдән ул тәмам бизгән иде. Аннан соң, ни дисәң дә, бу үз анасының истәлеген саклап килгән авыл бит. Монда аның, үз анасы булмаса, үз бабасы бар, аны үз итүче Саҗидә апасы бар. Бер уйлаганда, әби дә начар кеше түгел, әнә ул аның турында нинди әйбәт сүзләр сөйли…
Ләкин әби Нәфисә белән булган сүзен болай дип бетерде:
– Дөньяларыбыз авыраеп китмәгән булса, бер дә генә үземнән җибәрмәс идем дә бит, нишләмәк кирәк?..
Менә сиңа кирәк булса! Мактады-мактады да инде җибәрергә риза! Дөньяларыбыз авырайды, имеш! Дөнья авыр була инде ул, җиңел булгач, ул дөнья буламыни? Авыр булса ни, ул риза!
Нәфисә саубуллашып чыгып китте. Габдулланың аңында бер генә нәрсә утырып калды: димәк, ул тагын каядыр китәргә, кемгәдер тапшырылырга тиеш…
Шул көннән алып ул көн саен үзен алырга килүләрен көтте. Басудан авылга таба килүче олауны күрсә, йөрәге кысылды. Беркөнне Әзәк ягыннан бер олау килеп, инеш аша боларның авылына керде һәм, таудан менеп, нәкъ болар өенең чатына туктады. Габдулла шундук өй артына, аннан лапаска йөгерде һәм, андагы кечкенә тишектән үтеп, ындырга чыгып китте. Анда узган еллардан калып, тирес белән бергә черегән салам өеме тора иде. Габдулла, барып, шуның артына чүгәләде һәм кичкә кадәр шунда качып утырды. Кояш баер алдыннан, ул үзен эзләп йөрүчеләрнең тавышын ишетте. Әбисенең тавышына ул бөтенләй җавап бирергә теләмәде. Бабасының тавышына дәшәргә һәм аңардан беркая да җибәрмәвен сорарга теләгән иде, тагын куркып калды. Аннан соң ул Саҗидәнең йомшак кына тавышы белән:
– Габдулла, җаным, кайда син? – дип дәшүенә елап җибәрде…
Аны алып кайттылар. Гаҗәпләнүенә каршы, аңа берәү дә ачуланмады. Бая килеп туктаган ат бөтенләй башка берәүгә, башка бер йомыш белән килгән ат булып чыкты.
3
Кырлайның Сәгъди абзый килеп кергәнне Габдулла сизми дә калды. Ул хәтта аны үзен алырга килүче дип тә уйламады. Сәгъди абзый кереп сәлам бирде дә сәкегә килеп утырды, дога кылып алды. Аннан соң исәнлек-саулык сорашырга тотынды, ә үзе һаман күз кырые белән