Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фатих Хусни
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04257-4
Скачать книгу
бер гидаена – Галимбәк хәерченең кешедә батраклыкта йөрүче Барыена ябышып чыксын, имеш. Кызның ата-аналары бу эшне кабул итмәделәр дә итмәделәр, ләкин шул ук вакытта, нинди байлык һәм абруй иясе булмасыннар, кулдан тәгәрәп киткән йомгакны кире тартып алырга да соң иде инде: укыласы никах укылган, кыз белән егетнең ризалыгы бар, эш законлаштырылган. Бәддога кылырга, карганырга, бусагадан атлатып кертмәскә, әйберләрен бирмәскә мөмкин, әмма кулдан тәгәрәп киткән йомгакны, очын бөтенләй чуалтып та, чуалтмыйча да, киредән кулга тартып алырга мөмкин түгел иде. Авыл кешеләренең, күрше-күләннең сәерсенеп каравы, әти-әниләренең кеше артыннан ишеттергән каһәрләре Гыйльменисаны какшатмады гына түгел, киресенчә, бу кыйшайган өйгә тагын да ныграк беркетә төште: «Әле мин менә сезгә күрсәтермен, әгәр бер-беребезне ошатышсак, торырга тиешбез Барый белән! Барый кемнән ким? Бүтәннәр кебек үк ике аяклы, ике куллы кеше. Торырга тиешбез Барый белән».

      Никахлашып тора башлауның икенче көненнән үк моңа хәтле эш рәте белмәгән Камәрне, әкренләп-җайлап, тәмле тел белән өй эшенә өйрәтә башлады Гыйльмениса. Үзе шулай ук сызганып эшкә кереште. Гомердә кул тимәгән, ярылып-кырылып беткән мичне, ярыкларын элек кызыл балчык белән сылап, аннары изелгән ак таш суы белән менә дигән итеп агартты. Идән-сәкене сап-сары итеп юып чыгарды. Барыен, кием-салымын ничек эләксә шулай атып бәрүдән биздереп, бүреген бүрекчә, киемен киемчә элеп куярга өйрәтте. Өйдә пыскытып тәмәке тартып утырулар бетте. Элекке гадәт буенча, эч пошканнан кичләрен җыелып, Барыйның чабата ясаганын карап, авыл яңалыклары, гайбәтләр белән бүлешеп утыручылар да кими төште, соңга таба бөтенләй бетте. Өйдә урнашкан тәртип, чисталык һәм Гыйльменисаның беркемгә дә каты бәрелмичә, шул ук вакытта сызганып эшләп йөрүе, инде аны да күрмәмешкә салышып утыручы үгез тиреле кешеләргә, читләтеп-читләтеп кенә булса да, аларның үз өйләре дә барлыкны исләренә төшерү җитте – кеше дигәнең никадәр генә каткан сөяк булмасын, әгәр аның янында дөньяга яңа җан өрүче икенче бер тырыш, эшлекле, кешелекле кеше үзен сиздереп, орынып яши башласа, эремичә кала алмый икән. Бу эрү иң элек Барыйның сеңлесе Камәрдән башланды. Камәр сизелерлек җыйнакланды, башын-күзен юып, чәчен тарап, электә беркем белән дә рәтләп сөйләшми торган кыргыйлыгын ташлап, туганым җиңгие белән рәхәтләнеп сөйләшеп йөри торган булып китте. Хәтта беркөнне җиңгәсе аның кече якта кулына көзге кыйпылчыгы тотып, янып сүнгән шырпы төпчеге белән кашын-күзен төзәтеп торуына кадәр күреп алды. Ләкин бичараның алыштырыр күлмәге юк, кулын чак кына күтәрде исә култык астындагы күлмәк ертыгыннан тәне күренеп кала иде. Хәер, бу яктан Гыйльменисаның үзенең дә әллә ни мактанырлыгы юк, ябышып чыгышлый шул су буена киеп төшкән бер кат күлмәге белән йөри, туган йортына кайтып, әйберләрен алып килергә омтылып куйган минутлары булса да, каты бәгырьле әтисенең каядыр киткән чагын көтеп, хәзергә ни бар – шуңа канәгать булып торырга мәҗбүр иде. Өс-башның бик каралуы җитсә, анда да рәтен таба: төнгә каршы Барыена өйдән чыгып торырга кушып, кече як тәрәзәсенә искеләр бөркәп, шул