Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фатих Хусни
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04257-4
Скачать книгу
теленнән куркып, Гыйльмениса аңарга әнисе адресына да җибәрмәскә кушты. Җибәрсә, әлеге шул Түбән оч Хафаза апасы аша инде! Ярый ла, ул Хафаза апасының адресын почта йөртүчеләр бутамаган булсалар…

      Кыскасы, башка бик күп борчулы уйлар янына бу борчу да килеп кушылды. Арада иң куркынычы булып «29 яшь!» кара маяктай алда басып тора иде. Болай да теле авызына сыймас көнче-күбәләкләр егерме өч яшьне «карт кыз булып утырып калуның башы» дип турыдан ук йөзенә бәреп әйтмәсәләр дә, читләтеп-читләтеп исенә төшерә торганда, утыз бусагасындагы «29» Гыйльменисаны – күктә йөреп өйрәнгән горур башны – бик-бик уйландыра иде…

      Шул ук вакытта олылар да кул кушырып тик кенә утырмаганнар икән. Бер базар көнне Әлмөхәммәт кибетче аеруча күтәренке кәеф белән кайтты. Сәүдәсе дә уңган булса кирәк, ләкин төп сәбәп ул гына булмаган, кызын ярәшергә кешесен табып кайткан, имеш. Эшне озынга сузарга бирмичә, шундук чарасына да керештеләр. Ике як та хәрәкәткә килде: яучы, колак сөенчесе, сандык маллары әзерләү, туйга хәстәрләнү һәм башкалар, һәм башкалар… Кызыгы бигрәк тә шунда: иң әһәмиятлесен Гыйльмениса «һәм башкалардан» соң гына белде: аның кияве булып куенына керәсе һәм гомерлек ир булачак кешесе Чардаклы мулласының ничә еллар буе Мәчкәрә мәдрәсәсендә пишкадәм булып җилән чабуы туздырудан узмаган, авыл теле белән әйткәндә, ни Аллага, ни муллага өлеш чыгара алмаслык бөкре бер мәхдүм икән.

      Ни сабыр, кулы сынса җиңеннән чыгармас кеше Гыйльмениса, моны ишетеп, хәтта аның да сабырлыгы күккә очты. Зур авызлы кит балыкларыннан курку кинәт арткы планга калды, Хафизы өчен бер төн төнозын елап чыкты да аны да әлеге шул Каф тавы артындагы диңгезендә калдырып торырга булды – насыйбы түгел икән, башны ташка орып булмый, әмма үзенең бернинди хорафатка да буйсынмас эчке горурлыгын җиңә алмады – аңарга бик тиз һәм бернинди киңәшсез-табышсыз тәкәббер әтисенең планын җимерү, дөньясыннан, диңгезгә китеп олаккан беренче мәхәббәтеннән, үзенең егерме өч яшькә хәтле карт кыз булып утырып торуыннан үч алу кирәк иде. Дөньяны вак-вак кына атлап үтүче һәм кирәкле сүзне дә әйтмичә эчендә йотып калдырырга сәләтле бер кыз күренә иде, ә эчендә купса давыл булып тузгый торган характер утырган икән. Әти-әнисенә ризалык биреп тә, каршы килеп тә бер сүз дә әйтмәде (ә тегеләр моны үзләренчә ризалык галәмәте дип юрадылар), бер кеше белән киңәш-табыш итеп тормады, сандык әйберләренә кул тидереп, өйдәгеләрне шиккә төшермәде. Беркөнне шулай, кичтән чишмәгә суга киткән җиреннән, чиләк-көянтәсен тал төбенә куеп калдырды да, кайчандыр үзләрендә батрак булып эшләгән, болай үзенең әллә ни дан җире булмаса да, җае туры килгәндә томырылып карап куюлары белән Гыйльменисаның исендә калган Галимбәк Барыеның бер якка кыйшайган ярлы өенә барды да керде. Өйдә Барыйның үзеннән бүтән берәү дә юк, ә Гыйльменисаның хәле тел яшереп торырлык дәрәҗәдә түгел иде. Гомердә күрелмәгән хәл: ачулы иде бу минутта Гыйльмениса, чая иде һәм бер үк вакытта күзендә яшь иде. Исәнме-саумы дип тә тормады, дуамал кызулык белән берьюлы