Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фатих Хусни
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04257-4
Скачать книгу
һәм бик-бик күпне күргән күзләре – карчыкның әле бөтенләй үк тузмаганлыгын, яшәү дәрте көчлелеген, болай олылаудан яхшы ук нык сөенгәнлеген, шул ук вакытта бу шау-шудан, бу купшы сүзләрдән, бу бүләкләрдән башы әйләнеп, аптырабрак та калганлыгын раслап тора иде. Мин тагы шуны да сизеп алдым: бу шау-шу уңае белән балаларын һәм балаларының балаларын күрүдән Гыйльмениса түти әйтеп бетергесез куанган, хәтта бу вакыты-вакыты белән мәзәк хәлләргә дә барып җитә иде: әйтик, аның эшчәнлеген билгеләп, фәлән-фәлән оешмадан, районның фәлән учреждениесеннән махсус җибәрелгән оратор, кызып-кызып, Гыйльменисаттәйнең узганын, хәзергесен, балалар тәрбияләп үстерүдәге тырышлыкларын санап, адрес укый, ә Гыйльмениса түти, бу сүзләргә бөтенләй игътибар да итмичә, Казаннан кайткан кызы Фасиләсенең кулын үз кулларына алып, кунак кулның аклыгына, йомшаклыгына исе киткәндәй, сыпыргалап утыра. Шулай булмыйча соң, беренче ире Гаптелбаридан туып калган кызы икән ич, әтисеннән ике яшь ярымлык кына булып калган. Кеше балалары өстеннән төшкән искене рәтләп кидереп үстергән әнисе, ә хәзер әнә нинди ханым-солтаным булып утыра кызыл япкан президиум өстәле артында. Алланың биргәненә шөкер, кияве зур урында эшли, ә шулай да каенанасының бәйрәменә җибәргән, әле нинди бүләкләр белән… Шул турыда уйлана иде Гыйльмениса.

      Сораштыра торгач, тагын шуны да белдем. Гыйльмениса түтинең җиде баласыннан өчесе үзләре килгән, дүртесе, төрле сәбәпләр белән үзләре килә алмаганлыктан, бүләген-бүктәрен күтәртеп, җиткән кызларын, буй үстереп килүче малайларын җибәргәннәр, бу соңгылары өчен беркатлы карчык аеруча куангандай күренә иде. Баламның баласы – балдан татлы анасы, дип көйли-көйли, берсе артыннан икенчесен алдына алып сөяргә дә сөяргә иде дә бит, икенче буын тармаклары булып киткән һәм үзләрен инде бик үскәнгә санаган яшьләр соң синең кытыршы куллы әбиең алдына кереп утыралармы?

      Кичтән клубта булган ыгы-зыгыдан болай да башы әйләнеп кайткан Гыйльмениса түтинең моңа хәтле ялгызы гына яшәгән кечкенә өендә иртәгесен олылы-кечеле берьюлы җиде-сигез кеше кайнаша башлагач, шуның янына тагын күршеләре дә керә-чыга йөреп, кайсы хәл белә, кайсысы чит-ят җирдән кайткан кунаклар белән кызыксынып, шау-гөр килергә тотынгач, бөтенләй зиһене таралган. Әле чәй куеп җибәрмәкче булып, самавыр колагына барып ябыша, әле урта бер җирдә самавырын онытып калдырып, кергән күршеләренә юбилей бүләкләрен күрсәтергә тотына иде.

      Шул ыгы-зыгы арасына бик кирәкле кишер яфрагы – мин дә килеп кердем. Нишләмәк кирәк, ачып кергән ишектән шундук борылып чыгып китү дә мөмкин түгел иде. Шулай да мин Гыйльмениса түтинең юбилей ыгы-зыгысыннан, кунак-төшемнән һәм өстәвенә тагын әлеге теге Фасиләсе ияртеп кайткан, күп сөйли-сораша торган бәйләнчек оныгыннан нык кына арыганлыгын шундук сизеп алдым. Дөресен әйткәндә, минем сүз дә аз булмас, һәрхәлдә, аяк өсли генә сөйләшә торган түгел иде. Колхоз председателе Мөрсәлимов әйткән тәкъдим истә нык саклана, бер-ике көн кайдан килеп