Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фатих Хусни
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04257-4
Скачать книгу
калганнар турында сүз бармый, берьюлы өч ирдән калганнары да бар аның безнең авылда – элек бер оядан өч бала белән калып, аларны үстереп кеше иткәч, аннары икенче оядан берничәне итәгенә төяп тол калган, и шул атасыз ятимнәрне бер ялгызы, кешегә орчык эрләп, әвен сугып, үзе киенмичә киендереп, тамагын, өстен-башын карап, укытып, канат-каурый куеп дөньяга очырган, и шуның да өстенә колхоз чыкканнан бирле колхозында кая куйсалар – шунда эшләп килгән, и шуның да өстенә яше җитмешкә җиткәнче шушы мәшәкатьле дөньяда без яшьләр белән бер аяктан диярлек атлап килгән Гыйльменисаттәйнең өй түбәсенә, аның бәйрәмен котлап кызыл флаг менгезеп кадау, йә, әйтегез, кайсы контрның тегермәненә су кою булыр икән? Дөрес, безнең колхозда моннан башка да эшләр бар, без аларны онытмыйбыз, иллә мәгәр кешеләрне онытырга да хакыбыз юктыр дип уйлыйм мин. Дөрес уйламыйм икән, әнә корреспондент иптәш утыра, Казанның үзеннән чыккан кеше, законны безнең хәтле генә белә булыр, әйтсен, төзәтсен, тиешле таба икән, «Якты көн» колхозының председателе Мөрсәлимов дөрес эшләми, дип, газетасында язып чыгарсын, сүзем юк.

      Мин аның мондый ихлас күңелдән һәм чын-чынлап кешене яклап әйткән сүзеннән тәмам әсәрләнеп, авыз эчемнән ниндидер мәгънәсез ымлыклар ясаудан узмыйча утыргач, председатель, тагын да канатланып китеп, соңгы тәкъдимен үк ясады:

      – Көндез сез үз ирегегездә, иптәш корреспондент. Йөрегез, күрегез, телисез икән, кешеләр белән сөйләшегез. Кичкә урыныгыз – безнең мәҗлеснең түрендә. Чакыру шушы: бергәләп безнең хөрмәткә лаеклы колхозчыбыз Гыйльмениса түти Рахманованың җитмеш яшьлек юбилеен бәйрәм итәрбез. Кызыксына калсагыз, соңыннан аның гомер юлы, биографиясе белән дә танышырсыз. Бик тә гыйбрәтле аның биографиясе.

      Бу кадәр кистереп әйтүгә каршы килә аламмы соң? Кунак – хуҗаның ишәге дигәндәй, бу очракта ишәк булудан да яхшысы күренми, дидем эчемнән. Ләкин, ишәк булу белән бергә, мин әле бит кеше дә идем. Кичен булачак мәҗлесне көтеп, күләгәле чоланда баш астыма ястык, ястык астына блокнотымны салып йокы симертергә ашыкмадым. Үз күзләрем белән авылны, колхоз хуҗалыкларын караштыргалап йөрергә, туры килсә, җайлап кына кешеләр белән дә сөйләшкәләргә дип, урамга чыгып киттем. Авыл, шома хикәяләрдә язылганча, коеп куйган түгел, сугыш арты еллары авылы икәнлеге бөтен җиреннән күренеп тора иде. Әмма шулар арасында салам түбәле бер өй – бары тик бер генә өй башында җәйге җилдә зур ут күбәләге кебек җилфердәп торган кызыл флаг, бер үк вакытта гаҗәп тә, серле дә булып, әледән-әле минем күз алдыма калкып чыга торды.

      II

      Клублары, әлбәттә, зур түгел иде. Ул чакларда күп авылларда шулай булганы кебек, монда да иске мәчеттән бозып әтмәлләгән тәбәнәк кенә бер бина, аның каравы стеналарына плакат һәм лозунгларны бер дә жәлләмәгәннәр. Бер караганда, ник кирәк булды икән монда сәхнәгә кызыл җәйгән президиум өстәле сузып кую? Ник кирәк трибуна? Ник кирәк башы китек графинга су тутырып кую? Куй зал дигәненә буйдан буйга сузып өстәл. Берсе җитмәсә, икенчесен китереп ялга. Кунагың