Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фатих Хусни
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04257-4
Скачать книгу
яулыклар, исле сабыннар алып кайтырга чыкты. Һәм кайткач, үзара шаярыша-шаярыша, тагын шуны ачыкладылар: шул ике айда Барый Гыйльменисасына – өенә нәкъ унике хат яздырткан һәм шул унике хатның уникесе дә бертөрле үк сүзләр белән башланып, бер үк сүзләр белән очлана булып чыкты: «Күз алмам да бәгырем, якында чакта белмәгәнмен кадерең…» һәм башка шуның кебек сандугач телләре. Өстәлсә, соңыннан берничә коры сүз белән саран гына итеп нинди дә булса баштан кичкән бер факт кына өстәлгән булып чыга. Аңлаша торгач, шунысы ачылды: Барый үзе яза белмәгәнлектән, хатларны кышлык акча эшләргә дип килгән бер шәкерттән шактый зур хак биреп яздыра торган булган. Дөресрәге, шулай эшлим дип тынычлык табып яшәгән. Бактың исә теге хәйләкәр таз моны утырткан: бер буш вакытында хатларның барысын да стандарт сүзләр, стандарт сайраулар белән язып тутыра да икән, шуңа өстәсә, тик юклы-барлы фактларны гына өсти. Ә бәясен Барыйдан тулысынча каерып, бичараны әкрен генә төп башына утырта бара, имеш. Бу көлке дә, чак кына аянычлы да хәлне ачыклагач, Барыйның теге хәйләкәр шәкерткә ачуы бик чыкса да, инде эш узган: шәкерт анда – кырык-илле чакрымдагы Мамадыш юлында калган, ә сагынып хат яздырткан Гыйльменисасы Барыйның җылы куенында иде. Бу кызыклы ачык авызлык һәм, аннан да бигрәк, ике ай бер-берсеннән аерылып тору аларның араларын тагын да җылыта төшкәндәй итте…

      Шул ук вакытта бу ике ай аерым торып эшләп кайткан барлы-юклы акча ир белән хатын арасында чак кына сүзгә дә сәбәп булды. Чәйдән-шикәрдән башка берни дә алмыйча сандык төбенә салып куйган акчага Барый Гыйльменисасына кышка бишмәт җиткермәкче була, дөресен әйткәндә, ул әле һаман, малай көткәндә кыз тапканы өчен, Гыйльменисасы борчылып йөридер кебек сизә, шунлыктан, әлеге шул тегеләчәк яңа бишмәт белән ничек тә хатынының күңелен тапмакчы иде. Ә Гыйльменисаның исә бишмәт дигәнне ишетәсе дә килми, ул кеше рәтеннән ничек тә хуҗалык ягын рәтләмәкче, башка бер сүзне дә ишетергә теләмичә, үз тәкъдимен куәтли: кәҗәне сатып, аның акчасына әлеге шул сандык төбендә ята торган акчаны да кушып, ул да җитмәсә, әнисе калдырып киткән теге янчыктагы көмеш тәңкәләрне дә өстәп, көзгә ничек кенә булса да бер башмак тана алып булмасмы? Моны болай яклавының үзенә генә билгеле булган бер сәбәбе дә бар: ире өйдә юк чагында, Гыйльменисаның әтисе тәкәббер Әлмөхәммәт, кызына карата чак кына күңеле йомшарыпмы, әллә аларның фатихасын алмыйча, ярәшкән егеттән качып, авылның иң йолкыш егете Барыйга ябышып чыгуы өчен мыскылларга теләпме, кеше артыннан: «Теге хәерчесе өйдә юк чагында, әнә минем акбаш тананы алып китсен. Баласына сөте булыр, бозаулары уртак – түлке белеп алсыннар: сәдакага түгел, асрамага гына биреп торуым, анысы да нарасый баланы жәлләп», – дип әйттергән иде. Бу сүзне ишетеп, Гыйльмениса, әлбәттә, бик хурланды, ләкин эченә сеңдерде. Каршы килеп, әти-әниләренә сүз җиткермәде, иркәләнергә теләп, иренә дә күз яше күрсәтмәде. Гомумән, ул дөньяның уен түгеллеген инде белә башлаган, иркәләнергә яратмый, хәер, иркәләп-иркәләнеп торырга аларның