Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фатих Хусни
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04257-4
Скачать книгу
алмады гына түгел, Әсфанның ташлау ниятен сизеп, ул тагын да үчекләнә, үҗәтләнә төшеп тотынды. «Әһә, киеп карап та, ошамаса ыргытып бәрергә бияләй идем мин сиңа, – дип, үзен үзе котыртырга керешә иде ул вакыты-вакыты белән. – Син элек тилерт тә кешене, аннары үзең, тиз генә башыңа акылыңны җыеп, куак арасына пос. Янәсе, бәладән баш-аяк ул шашкан хатын белән. Бер дә бер көнне сасысы дөньяга таралуы бар». Ләкин бу – аның ялгыз һәм үтә ярсулы минутларында килә торган уйлары, Әсфан янына килгәндә, ул, гадәттәгечә, киенеп-ясанып, ай-кояштай балкып килә һәм күренүе белән тегенең бөтен тәүбәләрен берьюлы чәчеп-туздырып ташлый иде. Юк, Гөлчирә Әсфанны ошатты гына түгел, Гөлчирә-хәйләкәр төлке Әсфанның бөтен йомшак якларын «укып» бетерде, кайчан һәм ничек, нинди сүзләр, дәлилләр белән аны эретергә икәнлеген ул бик яхшы белә иде.

      – Беләсеңме нәрсә, Гөлчирә ханым, – дип сүз башлады Әсфан бер очрашуда, – әйтмәскә тырышып нихәтле эчемдә йөртсәм дә, наконец, әйтмичә булдыра алмыйм: син минем учреждениегә килеп йөрүеңне ташла. Иптәшләр белә – минем бернинди дә «кыз кардәшем» булганы юк. Шулай ук моны Алла да белә.

      – Алла минем дә яшь кенә башымнан гел ураза тотып яшәргә тиеш түгеллегемне белә торгандыр, алайга китсә.

      Гөлчирә, һәрвакыттагы кебек, сүзне ничек тә уен-көлкегә борып җибәрергә маташмакчы иде дә, ләкин аның бу тырышлыгы Әсфанның ачуын гына китерде.

      – Юк, мин чынлап әйтәм, Гөлчирә, – диде Әсфан, ханымны кырыс кына бүлдереп.

      – Ә мин чынлап әйтә торган сүзләремне инде әллә кайчан әйтеп бетердем. – Гөлчирәнең бу сүзләреннән аптырабрак калды Әсфан: шаяртуга да, бер үк вакытта күңел түреннән алып, әрнеп әйткән сүзләргә дә охшыйлар иде бу сүзләр. Ул арада Гөлчирә Әсфанны култыгыннан бик нык кысып алып, кызып-кызып дәвам итте: – Әйе, әйе, егет, юк синең чынлап әйтә торган сүзләрең. Беребезнеке дә юк. Без барыбыз да чак-чак кына куркып, чак-чак кына хыялланып, ә чын дөреслектә «Денем өчен түгел, көнем өчен!» дип яши торган кешеләр. Син – нәкъ шундыйларның берсе. Башта син минем белән чак-чак кына мавыктың да шикелле. Инде менә эшләр тирәнгә китмәгәе дип шүрли башладың. Чынлап та, әгәр бу әрсез алабай синең койрыкка чын-чынлап тагыла калса нишләрсең син, бичара? Хурлыгын кая куярсың? Алла сакласын, кеше-кара ишетмәсен, әгәр ул әрсез хатынның паралич белән ятучы ире булганын да белеп алсалар? Монда ачыктан-ачык персональным делом пахнет, егет. Сак була күр.

      – Нигә? Сак булу бервакытта да зыянга алып бармый.

      Гөлчирә, Әсфанны ычкындырып җибәрергә теләмәгәндәй, аның кулларын үз кулларына кысып алды. Аны урам чатындагы аулаграк почмакка тартты. Бераз тынычлангач, пышылдап диярлек, ләкин шулай да бик ишетелә торган итеп әйтте:

      – Сак булу турында элегрәк уйларга кирәк иде, егет. Бала булма, моңа хәтле белмәмешкә салышып йөргән икәнсең, моннан соң, алайса, белеп тор: мин синнән йөккә калганмын, тиздән безнең балабыз булырга тиеш.

      Һәм ул аптыраудан телсез калган Әсфанның кулларын дәррәү ычкындырып, исәнләшеп тә тормастан, тиз-тиз атлап китеп барды.