Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?. Рафкат Карами. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Рафкат Карами
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02905-6
Скачать книгу
барам. Ул Чупай таш карьерында мастер булып эшләгән иде. Мин армиядә чакта, Казанга килеп, театр техникумын бетергән. Бик талантлы егет. Сирәк-мирәк күрешкәлибез.

      Кремль эченә керделәр. Габделнур сул яктагы, бераз вакыт үзе хезмәт иткән өч катлы озын казарманы, күккә ашкан Сөембикә-ханбикә манарасын күрсәтеп, тарихка кагылышлы хәлләрне сөйләп йөрде. Ул берөзлексез сөйләде дә сөйләде, Рәйсәнә исә аны бик бирелеп, күп белүенә сокланып тыңлады. Һәм хатын бер нәрсәгә игътибар итте: егет мәктәп дәреслекләрендә язылган вакыйгаларны үзенчәрәк аңлата, аларга бәяне дә бүтәнчәрәк бирергә тырыша шикелле тоелды. Кайчандыр булып үткән, гасырлар төпкелендә калган хәлләрне бәян иткәндә, тарихтагы гаделсезлекне хупламавы, алар белән килешмәве, фактларны җиткерүдә кемнәр беләндер бәхәскә керергә теләве, аларның дөреслегенә шикләнеп каравы сизелә иде. Дөрес, ул аларны үз исеме белән атамый, ләкин игътибар белән тыңлаган һәм үз халкына азмы-күпме ихтирамы булган кешегә тел төбе аңлашыла иде. «Күрәсең, тарих бүлегендә укуының тәэсиредер», – дип кенә уйлады хатын.

      Спасс башнясы астыннан кире чыкканда, каршыга бала җитәкләгән бер хатын очрады. Сабыйның кара чәче бөдрә иде.

      – Моның чәче негрларныкы кебек, – дип көлде егет.

      Ә үзе җәһәт кенә хыял иркенә чумып, анда йөзеп тә алды. Әгәр Рәйсәнә белән кавышсалар, аларның да шушы малай яшендәге нарасыйлары булыр иде. Дөрес, ул бу малай кебек бөдрә чәчле түгел, әмма барыбер уртак бәхетләренең матур дәвамчысы – мәхәббәт җимеше булыр иде.

      Әлеге малайга тап булгач, Рәйсәнәне дә балалары турындагы уйлар биләп алды. Ләкин аныкы хыял түгел, ә чынбарлык; сагыну хисеннән тыш алар өчен борчылу да өстенлек итә иде. «Нишләп йөриләр икән? Өс-башлары чиста микән? Тамаклары тук микән? Әбиләре сүзен тыңлыйлар микән? Әтиләре килә микән?..» Китәр алдыннан ул сабыйларын әнисенә илтеп куйган иде. Дөрес, бер кичне ул, шәһәрара сөйләшү пунктына барып, ире белән телефоннан сөйләште. Ире борчылмаска кушты. Ләкин ана күңеле тыныч була аламы соң?..

      Егет каршыдагы ике катлы озын матур бинага – музейга күз салды. Рәйсәнәне шунда алып кермәкче иде, ләкин бу уеннан кире кайтты. Кабат һәйкәл тирәсендә басып тордылар.

      Еракта-еракта, Иделнең аргы ягында, уңга да, сулга да таулар тезелеп киткән. Каршыда, уртада, зур гына авыл шәйләнә, ә калган өлешләрен агачлык каплаган, күрәсең, – яшеллек. Иделдә нәни генә булып теплоходлар, баржалар күренә. Аларның хәрәкәт иткәне беленми дә. Зәп-зәңгәр күк йөзенә, сирәк-мирәк аксыл болытларга, Ослан тауларына, киң җәелеп яткан чал Иделгә сокланып, хозурланып торгач, түбән таба төшеп киттеләр.

      – Казан ошыймы соң? – дип сорады Габделнур һәм Рәйсәнәгә яннан карады.

      – Ошый, – диде хатын, җанланып. – Бик матур, чиста да.

      – Бездә һәр чәршәмбе – өмә, завод-фабрикалардан, төзелеш оешмаларыннан, учреждениеләрдән халык урам себерергә чыга. Гомумән, Казан элек-электән чиста. 1767 елны Казанга килгәч, Әби патша – Екатерина Икенче дә аңа сокланган, күсе-тычканнар булмавына шаккаткан. Аңа борынгы, нәселле мәчеләрнең күп булуын әйткәннәр. Киткәндә, ул үзе белән утыз ата мәче алып киткән. Менә шуннан «Кот