– Бәбиләреңнең икәү икәнен дә беләм әле мин, – диде егет, елмаеп, алар Чернышевский урамы чатына җиткәннәр иде инде.
– Менә ничек?!
Юл аркылы чыккач, Рәйсәнәне авыр хәлдә калдырмас өчен һәм бүтән аны аптыратмау нияте белән, аларны аэропортта күрүен сөйләп бирде.
Йөрәгенә шом салына язган ананың йөзендә елмаю чаткылары, садәлек барлыкка килде.
– Әйе, исемдә, төнлә Мәскәүгә очкан идек. – Аннары ул зур тәрәзә каршында туктады. – Мин мех кибетенә кермәкче идем. Көтәсеңме?
– Билгеле.
Бераздан Рәйсәнә чыкты.
– Алмадым, әле бер атнам бар, өлгерермен.
Нәрсә алмаган – анысы егет кеше эше түгел, шунлыктан Габделнур төпченеп маташмады.
– Мин сине Казан белән таныштырыйм әле, – дип, ары таба алып китте. – Ирең белән бер больницада эшлисеңме?
– Юк, аны нефтьчеләр поликлиникасына күчерделәр, баш врач итеп.
– Үсә кешеләр, – диде егет риясыз гына һәм көнләшмәгәнен сиздерергә тырышып өстәде: – Бик яхшы булган, югары белемле кеше югары үрмәләргә тиеш.
«Син боларны каян беләсең? – дип сорамакчы иде Рәйсәнә, ләкин тыелып калды. – Бер җай белән үзе әйтер әле». Аны егетнең язмышы кызыксындыра иде.
– Үзең ни хәлдә? – диде ул гади генә, әйтерсең лә алар әле бер атна элек кенә аерылышканнар. – Кайда, кем булып эшлисең?
– Төзелештә, Әлмәттәге һөнәрем буенча.
– Берәр кая укырга кердеңме? Әллә бетердеңме инде?
Габделнур кайда укуын әйтеп бирде:
– Бүген мине бәхет басты – берьюлы ике сөенеч: беренчесе – сине күрүем, икенчесе – дүртенче курсның соңгы сынавын әле моннан ике сәгать элек кенә тапшырып чыгуым.
– Икенчесе – чыннан да, зур шатлык, – диде Рәйсәнә һәм әңгәмәдәшенә карады. – Беренчесенең ни куанычы бар инде? Мин хәзер ир хатыны, әнием әйтмешли, кеше кешесе, ике балалы…
– Барыбер, – диде егет һәм, туктап, Рәйсәнәнең нур чәчеп торучы коңгырт күзләренә тутырып карады. – Минем әле һаман да синең кебек кызны очратканым юк. Мин шуны аңладым: була йөргән кызлар, була сөйгән кызлар… Болар – икесе ике әйбер.
– Мин кайсысы? – дип елмайды Рәйсәнә.
Аңарда хатын-кызларга хас ярыш азарты, «көнчелек күбәләге» канатын җилпеде. Баштарак ул Габделнурны очратуына бик сөенмәде, дөрес, пошынмады да, чөнки инде, үткән-беткән дигәндәй, еракта-еракта, томаннар артында калган еллар бит, күп сулар аккан… Ә менә егет күзләрендә сөю чаткылары күргәч, аның да күңеле йомшады, үзенә дә аңлашылмаган дулкынлану биләп алды.
– Син – соңгысы! Әйе, мин һаман да сине оныта алмыйм. Ләкин син дөрес аңла: мин сиңа, кабат мәхәббәт яңартыйк, дип әйтергә җыенмыйм. Шулай да мин очрашуга бик шатмын. Сине бик күрәсе килгән чаклар була иде. Аннан да бигрәк мин синең тормышың көйле баруына бик шатмын.
Габделнур