Әйе, Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгезне Адәми зат язмышы көтә. Бу чагында ул, үз әйләнәсеннән ычкынган күк җисеме шикелле, үз-үзенә буйсыну хокукыннан да мәхрүм кала. Тик хәзер Олуг Хаким аның әлеге мәхрүмлеген дә үз ихтыяр кодрәтеннән ычкындырмау әмәлен эзләде.
Ниһаять, яшен яшьнәү белән күк күкрәве арасында була торган бер мизгел тынлык сыман шикләндереп, аннары ташкындай шаулап, убылган җирдәй дөбердәп, аның акылына бая пышылдаган карарның дәвамы ишелеп төште, ургып килеп керде: «Әйе, Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез Адәми зат булсын. Аның да советныкылар дигән чуар кавеменнән берсе. Язмыштан узмыш юк. Тик бу очракта аны узу кирәк. Асыл Рух шулай куша. Адәми затлар тәкәббер, горур. Шуңа күрә үзләрен азат сизә. Ә совет кавеменнән булганнары андый гына түгел. Моңа өстәп, аларның тәкәбберлеге, горурлыгы төзәтеп булмастай бозык. Үз-үзләрен төзәтәсе урынга, алар Асыл Рухны төзәтүне кулай санап ялгышалар. Бу – зур гөнаһ. Ә тәүбә итә белмиләр. Моның өчен алар мәңгелеккә ярлыкаудан мәхрүм, шуңа күрә мәңгелек бәхетсезлеккә дучар».
Уйлап бетерүен белгертеп, Алтын Мөгез ак керфекләрен кыймылдатты. Күз кабакларын ачып, гавамга бакты да хөкемен игълан итте:
– Шүрәле Җирән төк углы Яшел Мөгез Адәми зат булсын. Аның да советныкылар дигән чуар кавемнең берсе. Ул берсенең дә – Ибрай атлысы!
Шүрәле Фирүзә төк углы Җиз Калканның йөзенә канәгать елмаю җәелде. Ул һавада бармакларын уйнаткалады да һәр ымын үтәргә ыргылып торган тән сакчыларына:
– Муенчак китерегез! – дип боерды.
Җил басылды. Кошлар сайрарга кереште. Бакалар бакылдарга тотынды. Судагы балыклар җим эзли башлады. Кызгылт-сары кырмыскалар инеш буендагы таллыкта мыеклары белән үсемлек бетләрен – гөбләләрне кытыклап, тәмле сутларын эчәргә ябышты. Бирге Ялпыдагы тапталып, изелеп, сытылып беткән үләннәр, чәчәкләр, һични булмагандай, башларын калкытты. Күк йөзендә хәрәкәтсез торган ак болытлар тымызык җил иркенә бирелде.
Шүрәлеләр таралды.
Дөнья рухы, үзенә янау сизенгән керпедәй