– Җылап дип… Теләсәң җырларсың, Ибрай.
– «Ибрай»! Минем исемемне каян беләсең?
– Мин үзем дә Ибрай ич, Ибрай.
Чокырдагы саташумы, төшме, чын сурәтме булган затның болай әйтүе әллә өлгергән кура җиләгенең бармак тияр-тимәс өзелүеме, әллә су тулы чиләкнең көтмәгән-нитмәгәндә кулдан ычкынуымы, әллә камышлык, таллык асларыннан сөзеп йөргәндә, ятьмәгә эләккән балыкның, яндагы букчага салганда, шуып, суга китүеме ише бер-нәрсә булып алды. Ибрай, аны-моны тоеп алганчы, фәкать бер генә нәрсәне искәртеп калды: әйтерсең лә ул үзе шаркылдап көлде, ә аның бирге ярдан аргы ярга сузылып яткан күләгәсе үксеп-үксеп елады шунда. Карасана, ә? Ибрайны Ибрай чакыра. Болай итеп аны әллә кайчангы гүр ияләре – әнкәсе Бибиәсма, атасы Габдрәүф кенә чакыра, дәшә иде. Йә кичке умачка, йә көндезге ашка, йә… бәлки, үләргәдер.
Шушы уй-кичерешләренә абынып егыла күрмим тагын дигәндәй, Ибрай җирне чокып ясаган баскычның берсенә төште, бүтәненә аяк атлады. Башта түбәнтен төшкән саен санарга тотынган иде дә, аннары туктады. Санасаң-санамасаң да гармун телләре шикелле инде – унике.
Уң аягын әүвәл атлап, сулын шуңа ияртә-ияртә, аска төшеп җитте.
– Су эч, – диде аңа «Ибрай».
– Бир, – диде Ибрай.
«Ибрай», борылмый-нитми генә, кузгалмыйча да диярлек, озын саплы чишмә чүмеченә, чупылдатып, су алды да аңа сузды. Юк инде, юк: Ибрай су эчмәде, ә бәлки, аракы чөмергәндә, бар хәсрәтен, бар арыганын, бар ачуын, бар шатлыгын, бар көенечен йоткандагыча, теге Адәми зат сузган чүмечтәге суны, үз язмышын суйгандай гына итеп, бер тын белән эчәргә тотынды. Чүмечнең тоткасы әнкәсенең пышылдап әйтә торган, инде онытылган юмарт сүзләре кебек җылы, ә төбе атасының сары тешләре арасыннан кысып чыгарган кырыс сүзләре ише салкын иде. Җылы иде, салкын иде, тик эчеп бетермәслек тансык – ни тешкә тимәслек, ни тамакны кырмаслык, ни эчне күпертмәслек. Ул белә: бу чишмә суы көмешле, сабыр, игелекле, изге иде.
Эчә башлаганда, чүмечтәге суны Ай чагылышы тутырып торды. Ул әллә су эчте, әллә тешли-тешли шул айны эчте. Эчте дә эчте. Сәгатьләрне уртлый-уртлый гына түгел, ә бәлки, бөтен гомерен тоташы белән йотып җибәргәндәй, соңгы тамчысына хәтле эчте.
– Булдымы? – дип сорады «Ибрай».
– Булды, – дип җавап бирде Ибрай. Чүмечтәге соңгы тамчыны селтәп селекте дә: – Үзең эчәсеңме соң? – диде.
– Аннары, – диде теге Ибрай.
– Кайчан?
– Яшәгәч. Берәр каз үскәч. Аның каурыен йолыккач. Аны суга манчыгач. Ул суның соңгы тамчысы калгач. Шул тамчы парга әйләнгәч. Шуннан соң, менә шуннан соң син, шушы чүмечкә чумылдырып, су алырсың да миңа бирерсең.
Ибрай әллә нишләп китте: моңарчы йокыга талыр алдыннан, аннары уянгач, ул беркавым уендамы, хыялындамы, өнендәме шалт та шолт итеп винтовка кора, каядыр, нәрсәгәдер, кемгәдер төби, шуннан соң тәтесенә басып атып җибәрә, тик ядрәнең кая барып җиткәнен белми азапланып ята иде. Бакчи аны: белде, күрде, тойды, кичерде – беренче дә, соңгы да ядрә хәзер маңгаена бәреп чыккан тир тамчысына тиясе икән лә, әй… Ул тирнең дә кипкәч калган тоз касмагына.
Соңгы