Тирәсе хуш. Бурасы яңа, нык имәннән, иркен, суы тирән. Аны былтыргы җәйне теге язучының энесе журналист Ринат ниятенә кушылып, Вакыйф белән икәүләп бурадылар да комташны казып утырттылар. Монда үлән шактый буй җибәргән инде; күз явын алырдай, җанны тынычландырырдай, фикерне аныклардай чәчәклек, астарак су җәелгән төшне җете яшел кыяк, куе җикән камыш баскан. Салкынча иде.
Килеп җитү белән, «гәләфиен» бушатып, Шөһрәт шешәне чишмәгә чумдырды.
Өлкән кеше буларак, Ибрайны чиста ташка утырырга кыстадылар. Ибрай исә йөз җыерчыклары арасына сөрмә булып ягылган куе тузан юлларын, йомшак кына итеп, ә улына, беләгенә сыланган майны ком белән ышкып, улак очында юды да лаеклы урынына үтешли ачык бура эченә караш ташлады. Чишмә пар күзле иде. Комны, чуар вак ташларны кайнатып ургыйлар. Бер генә мизгелгә, әллә ничек, чишмә төбеннән күзен ялт-йолт уйнаткалаган, аның җанын шул комташтай утсыз-сусыз кайнаткан Гаҗиләсенең чагылышын шәйләгәндәй булды ул һәм тизрәк әлеге ташка чүкте. Вакыйф белән Шөһрәт бурадан артып калган бүрәнәгә утырды, Ильяс киндер букчасын улак шарламасы астына урнаштырды да, берочтан стаканын чайкагач, Демократ буларак, җиргә чүкте.
– Җиткәндер, – диде Шөһрәт. Җиңе сызганулы, кара төк баскан кулын тыгып, шешәне суырып чыгарды. Шешә йөзе күзгә күренеп «тирләде», аксылланып калды. Шөһрәт аның бөкесен тешләре белән генә җайлап ачты да Демократка сузды: – Бүлү синнән, Ильяс абый. Җебемә.
– Ярар соң, – диде Ильяс, карышмыйча. – Ә менә Мәскәү демократлары белән Казан партократлары җеби. Мунчалага дип, суга батырган юкә кабыклары шикелле, лайлаланып җеби. Шунлыктан су, әйләнә-тирә мохит сасый да инде…
Ильяс шешәне, алып, Шөһрәт тотып торган стаканга якынайткан гына иде, әллә нинди – акылга сыймаслык, җаннарны тетрәндерерлек гаҗәеп тә, сәер дә шаукымга, мәхшәргә, Кодрәт көченә тарыганнарын сизми дә калдылар…
Бирге Ялпы тавы каршына озын буй-сынлы, кырыс йөзле, ефәктәй елкылдап, җилфердәп торган яшел йонлы алты пәһлеван шүрәле сыгылмалы төз ак каен ботакларын юкә кайрысы белән бәйләп ясаган, түбәсе сусыл өрәңге, имән яфраклары белән ябылган чыбылдык күтәреп чыкты. Чыбылдыкның ян-ягыннан ике шүрәле кызы бара. Алар өрәңге яфракларыннан киң итеп бәйләгән җилпәзәләрен талгын гына җилпи иде. Тигез рәт булып тезелешкән бер төркем яшь шүрәле каен тузыннан ясалган барабаннарын кага башлады. Бала шүрәлеләр юкә сыбызгыларын сызгыртты. Курайчыларның тыннары җиткәнче нәфисләп, нечкәләп тә, гыжлатып та, чыжлатып та уйнаулары барабаннар тантанасына сагыш төсмере биреп өстәлде, кушылды.
Чыбылдык эчендә тузганактай ап-ак йонлы, ак озын чәчле, сакал-мыеклы бер карт шүрәле утыра иде. Сыны мәгърур: яшел юка ирене, бөркетнекедәй кәкре, кылычтай кырлы зәңгәр борыны нык, какшамас холык-фигыльле икәнен белгертә, тирән баткан зур кызыл күзе төптән аңын, йөрәген биләгән күрәзәчел акыл белән тулып тора. Тар маңгаендагы җәядәй ыспай бөгелгән алтын мөгезе исә аның Олуг Хаким, чикләнмәгән