– Бөтенебез чыккан, – диде Ибрай. – Керәсе дә бар әле.
– Кая керәсе?
Ибрай, бик яхшы белсә дә:
– Белмим, – диде. – Анда җәяүләп кермиләр.
– Ничек керәләр соң?
– Башта аппаралар. Аннары төшерәләр. Шуннан соң кертәләр дә такта белән каплап куялар.
Аркан әйләнеп карамастан, Ибрай җир баскычтан югарыга юнәлде. Әйтерсең лә Айга менеп барышы иде.
Тугайга чыгып, бакча башыннан ызанга төштеләр дә печән чүмәләсе төбенә барып бастылар.
– Кошлар сайрый, – диде Адәми зат.
– Кошлар сиңа. Бакалар кычкыра ич.
Ә бакалар кычкырмады. Алар сайрадылар.
Бераздан Гаҗилә, тышка чыгып, җәяү барасы җиргә җитмәстән, бумази халат итәген күтәреп чүккән генә иде, бакча башыннан башта сак, аннары тыелгысыз төстә җырланган җыр ишетте дә тынсыз калды.
Айга менеп кит-әр идем,
Сине анда дис-сәләр-р-р.
Кайда суң син, кайда суң син,
Җилләр-р дә әйтми ис-сәләр-р…
– Туңмыйсыңмы, адаш? – дип сорады Ибрай.
– Печән чәнчә, кытыклый.
– Утырып тор әле, җәме? Мин хәзер.
«Анда икән», – дип уйлады Гаҗилә. Иренә чакырып дәшәсе килде. Аңа бүген ире кирәк көн иде. Шуңа күрә халаты астыннан һичнәрсә кимәгән иде ич инде. Хәзер нишләсен соң? «Ибрай, йә, ярар. Кер инде» – дип дәшсенме? Тотсын әле менәтерә! Аңа тоттырганчы…
Аның мул, тулы, шоп-шома билдән түбән җирен Ай текәлеп-текәлеп, кинәнеп, оялмыйча күзәтеп торды. Шуны сизенгән шикелле, Гаҗилә аркан борылып караган иде дә, яшелле-зәңгәрле мәче күзен шәйләгәч:
– Перес-с, затсыз! – дип ысылдады.
– Перес дип… мин ием әле бу, хатын.
Гаҗилә үзалдына елмаеп куйды да, башта юри туңкаеп, аннары киерелеп турайды, ашыкмый гына итәген төшерде, сыпырынды да, болдыр баскычына менгәч, иренә карамыйча гына, йөзен әллә кайдагы йолдызларга күрсәтәсе килеп:
– Кер, – диде.
– Аннары, – диде Ибрай.
– Кайчан?
– Син кереп җатканнан суң.
– Кая җаткач?
– Шунда, хатын. Кабереңә кереп җаткачыннан суң инде… Ә син миңа килә күрмә, җәме? Бәхиллегем җук, берүк бел аны!
Гаҗиләнең чәч бөртекләреннән алып тәнендәге барча төкләре кымырҗып куйды. Ул кырт борылды да:
– Җә, телеңә салынып торма әле, җәме? – диде. – Моннан ары мин «кер» дигәченнән суң керә торган бул.
Ибрай басынкы гына:
– Керт дип әйтүләр бетте инде ул, Гаҗилә, – диде.
– Кер, дим ич. Бүген сиңа алым да, гөлем дә жәл түгел.
– Ә миңа – жәл.
– Әй Ходаем! Сөйләнеп торган була тагын. Кем иең ул хәтле? Кәкре мөгезле кәҗә белән башка чыктың ич син.
– Мөгезнең турысы юк аның. Аның каравы сөте мулые. Чат май.
– Чат май! – дип үчекләде Гаҗилә. – Ә салам түшәгең?
– Моңсыз кыштырдамады ич. Оныттың мәллә?
Бусына Гаҗилә каршы эндәшмәде. Әллә кайчангыларны исенә төшереп, хәтта күз алдына да китереп, башта елмаеп