– Ягъни, – диде ул, – мин тораташ булып каттым, чәчем үрә торды, ә тавышым тамак төбенә килеп тыгылды… Алтын Мөгез сыйфатында мең ел чамасы гомер сөрәм. Гакылыма, күңелемә буйсынган хәлдә, сезнең белән идарә итәм. Мин – Алтын Мөгез – Курку хисенең безгә нинди басым ясаганын, ул басымның никадәр хаҗәтлеген, нихәтле котылгысызлыгын, безнең аңа ни рәвешле тугры булырга тиешлегебезне белеп җиткерми идем әле. Ничек кенә кабул кылсагыз да, безнең аны – Курку хисен алыштырыр нәрсәбез юк. Курку хисе әле үкчәләребезгә канат куя, әле аякларыбызны кадаклап куйгандай итә. Бу ошбу хисне иманыбыз кыйбласы рәвешендә кабул кылабыз. Аның белән сугарылсак, кыюлык, батырлык каһарманнары булырбыз. Шуның соңында гына без үз бурычыбызны үти алырбыз, намусыбыз пакьлеген саклап кала алырбыз. Бу – Күкләр әманәте. Сез – минем Шүрәлеләрем – үзегез дә беләсездер, күреп торасыздыр, шуңа тугрысыздыр: ошбу хис кайберәүләрнең күзен ачтыра, бәгъзеләрне сукырайта. Моны кабул кылмаган тәкәббер җаннарны, наданнарны йә күңелләре караларны Курку хисе аларның үлгәннәреннән ары мең елдан соң да каберләреннән торгызып бастыру, торып басканның соңында дөм сукыр калдыру кодрәтенә ия. Мин гакыллары асылташлардай йөз төрле нур чәчеп торучыларны, шуның аркасында мең Кодрәткә ия булырдайларны әйтеп тә тормыйм. Аларның аңнары шул ук Курку хисен аңлауларына, кабул кылуларына, аңа буйсынуларына, тугры калуларына буйсына. Моның хакына алар, кәфеннәрен дә ерткалап, шыр сөякчән ятарга разыйлардыр. Ә Курку хисеннән гаҗизләр, дошманнарга каршы әләм күтәреп бару ышанычы тапшырылуга карамастан, алга барасы урынга артка чигенү, качу ягын гына карыйлар. Чигенмәгән, качмаган шәттә, барып җитәргә тиешле җиргә җитмәсәләр дә, барып җиткән җирдә җиңү ихтималы булуга карамастан, алар йөрәкләре ярылып үлүчән… Шулай итеп, Курку хисе берәүләрнең котын үкчәләренә төшерә, бүтәннәрне тиңсез каһарманлыкка әйди, шуңа ирештерә. Ахыр килеп, ул – Курку хисе – фәкать ярдәм итү куәтенә генә ия. Инде дә кемдер үз холык-фигылен, көн күрмеш рәвешен, кардәш-ыруы алдындагы бурычын бүтәнчә калыпка корырга тели икән, аны ирексезләү минем исәбемә керми. Тик ул бер нәрсәдән аң булсын: аңа безнең арада урын юклыгы Шүрәлеләр кавеменең Олуг Канунына теркәлеп куелган. Аннан тайчынуның ахыры Үлемгә тиң – аңа Иң Югары Җәза бирелергә тиешлеге бәхәссез… Сүземнең хаклыгын Шүрәлеләрнең Олуг Корылтае Кануны рәисе Шүрәле Фирүзә төк углы Җиз Калкан әйтсен.
Ул – Олуг Хаким Алтын Мөгез – сүзем әлегә бетеп тора дигән мәгънәдә күзен йомды. Шуны гына көтеп торган Шүрәле Фирүзә төк углы Җиз Калкан, үзе тирәли алмаш-тилмәш бөтен дөньяны күрердәй кыяфәттә берсе анда, икенчесе, өченчесе тегендә-монда каранып торган сакчыларына илтифат итмәгән шикелле кыланып, бер аяк табаны тиклем алга таба атлады да, шул хәрәкәтен һичкемнән курыкмас җан икәнлеген үтә дә куркусызлык галәмәте дигәнне аңлатып, сүзгә кереште:
– Беләм, – диде ул, Җирән төк углы Яшел Мөгез торган тарафка