Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03252-0
Скачать книгу
икән, татар әдәбияты әһелләре арасыннан кулына корал тотардай кайсы ир-егет тылда шигырь «генә» язарга калган?! Сугышка кадәрге тормышта бер-берсен белгән әлеге шагыйрьләрне язмыш бу зур планетада фашистлар өненең үзе – Берлинда ничек очраштырган икән? Серле табышмак. Ләкин җавабы гап-гади – ипи кебек: зур планета кан саркып торган бөтен яралары белән бергә, яңасына сөенгән яшь баладай, бу биш шагыйрьгә дә сыенган һәм аларның уртак йөрәгенә әйләнгән. Һәммә кешеләрнең дә йөрәгендәге теләге, уе, хыялы уртак икән, аларның кайда, ничек очрашуы әһәмиятлемени?

      Әгәр Җәлил дәфтәрләре немец фашистлары империясенең сакчы этләре кулына килеп эләксәләр, аларны, тәгаен, аерым хөкем карары чыгарып, иң зур, иң дәһшәтле крематорийларның берсендә яндырган булырлар иделәр. «Моабит дәфтәрләре»ндәге шигырьләр – милли әдәбиятыбызның алмаз ташлары. Аларның һәркайсы, һәркайсының һәр сүзе килешмәс ике идеология – фашизм белән коммунизм идеологияләренең кискен көрәше үзәгендә иҗат ителгән. Гомумән, Муса Җәлил иҗаты ике чакма ташы бәрелешеннән мәңге сүнмәскә чәчрәп чыккан очкыннар көлтәсен хәтерләтә. Ялкынлатыр өчен ул очкыннарны йомшак мамыкка тидерү хаҗәт түгел – кеше йөрәгенә якынайту җитә. Җәлил иҗатының бөтен дөнья кешеләре арасында теләктәшлек уятуы, мәхәббәт казануы сере шунда. Күрәсең, шагыйрьнең рухы шулкадәр кысылган, йөрәге нәфрәттән шулкадәр ургыган, каны агудан шулкадәр кайнаган, җаны сагынудан шулкадәр өзгәләнгән, – аның һәр шигыре алмазга әверелгән. Гади генә сүзләр белән язылганнар югыйсә. Тик җир астындагы янартаулар кайнарлыгына һәм басымына килеп эләккәнче, алмазлар да бары тик кара таш – графит кына була лабаса.

      Алар – ач, хокуксыз әсирләр – үзләрен дошманнан көч- лерәк сизгәннәр. Нык алмаз – көл, көчле әсир кол булмас. Көчен сизгән әсир көрәшчегә әйләнә. Моны тарихта бер мәртәбә Спартак исбатлап күрсәтте инде. Кешелекнең язмышы шундыйдыр, күрәсең, моны тагын бер мәртәбә җәлилчеләргә дә исбатлап күрсәтергә туры килде. Фашизм төрле халыкларны, төрле милләтләрне үзенең колларына әверелдереп, аларны үзара сугыштырырга, талаштырырга – аларны ХХ гасыр гладиаторлары итәргә исәп тоткан иде.

      Легионерлар киеме кигән татар совет солдатларыннан халыкларга каршы бер генә ядрә дә атылмады, бер генә сүз дә аталмады. Бу – җәлилчеләр үлеме, бу – җәлилчеләр үлемсезлеге. Бу – Җәлил шигыре һәм аның дүрт шагыйрь дустының тантанасы. Бу – татар һәм бөтен совет халкының аналарча горурлыгы.

      Кешелекнең язмышы шундый, күрәсең, аңа һәрнәрсәне кабат-кабат исбатлап торырга кирәк. Тагын кемнәргә туры килер икән?

      1. Виктор Хара.

      2. Пабло Неруда.

      3. ?..

      …Ә барысына караганда да элегрәк чәчәннәрнең телен кискәннәр.

      ЕДИНОБОРСТВО

      История будет вечно помнить о том, что среди пяти тысяч политических заключённых, обезглавленных гильотиной в тюрьме Плетцензее, были одиннадцать татарских джигитов.

      Пять тысяч. Большинство из них – немецкие антифашисты. Были и заключённые