Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03252-0
Скачать книгу
– халкыбыз игътибарына тәкъдим ителердәй рухи хәзинәбез үрнәкләре, раритетлары бит!

      Инде менә Татарстандагы Әдәбият һәм сәнгать елында Муса Җәлил хакында татар, рус матбугатында биш мәкаләмне чыгарганнан соң ук, Габдулла Тукайны тагын бер мәртәбә «инә күзеннән» үткәреп яткан көннәремнең берсендә теге патефон тәлинкәсен кайгыртып сораганыма Тукай музаханәсенең хәзерге директоры шагыйрь Рәмис Аймәт:

      – Таптык без аны. Тора ул, – дигән җавабын кайтарды.

      – Кайда тора?

      – Запасникта…

      ГАСЫРЛАР УЛЫ

      «Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле».

Г. Тукай. 1913 елның марты

      «Үлемнән соң да яшәү бар бит әле… Минем турыда сөйләячәкләр, язачаклар».

М. Җәлил. 1942 елның 12 гыйнвары

      Җәлил һәм җәлилчеләр… Алар хакында уйлаганда кешелек тарихы йөрәк авырткандагы шикелле кысылып килә дә учта сулкылдап тибә башлый. Вакыт туктап кала. Вакыт туктаганда үткәннәр дә, бүгенге көн дә, киләчәк тә бергә кушыла.

Йөрәккә сыйган дөнья

      «Без Муса Җәлилне үстергән татар халкы турында рәхмәтле бер хис белән уйлыйбыз. Ул үзенең улы йөрәгенә гасырлар буена җыйнап килгән рухи хәзинәләрен салды… «Алма үз агачыннан ерак төшми» дигән хакыйкать инде ничәмә-ничә тапкыр раслана. Муса Җәлил татар халкы бөеклеге һәм горурлыгының бер биеклеге булып әверелде. Нәкъ менә шундый кешеләр, тулы хокуклы илчеләр кебек, халыкларның һәм милләтләрнең бөтен дөнья багланышында үз Ватанын күрсәтеп тора. Алар аркылы дөнья кешеләре аларны тудырган халыкның акылы һәм йөрәге турында хөкем йөртә».

      Бу – башкорт халык шагыйре Мостай Кәрим сүзләре. Муса Җәлил иҗатының бөеклеге алдында яңадан-яңа буыннар үзләрен бурычлы санар. Мондый үлемсезлек – рухи мирас. Ватан вә мәхәббәт хакына яшәү максаты бер йөрәктән икенче йөрәккә күчә торган маяклар кебек кабул ителә. Ул, кеше дөньясының һәммә күзәнәгенә үтеп, һәр заманның уртак хәзинәсе сурәтендә саклана. Муса Җәлил кабатланмас яшәү үрнәге күрсәтүе белән яшәвебезнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнде. Шул ук вакытта халык Муса Җәлил исемендә үз йөзен күрә. Шагыйрь тормышы, шулай итеп, миллионнарча санлы татар халкының уртак холык-фигыле рәвешендә, лаеклы яшәүгә катгый омтылыш сыйфатында күз алдына килеп баса.

      Кеше йөрәге кечкенә ул. Әмма ул үзенә дөньяны сугарып торган игелекле фикер һәм гамьнең барчасын сыйдыра ала. Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» басмасын учка алгач, моны бөтен мәгънәсе белән тоясың. Йөрәк иңлегендәге бу басмага шагыйрь дөньясы, шагыйрь йөрәге генә түгел, ә үз иленә, үз иманына төбәлгән укка каршы күкрәген куярга әзер торган һәр көрәшче-гражданинның йөрәге дә сыеп беткәнлеген сизеп, чиксез горурланасың.

      Җәлилнең әсирлектәге көрәшенең һәр елы, көне, кайсыдыр сәгате, ничәнчедер минуты – кыскасы, һәр мизгеле шушы кулъязма мәҗмугада миллионнарча кешенең мизгеле, минуты, сәгате, көне, елы, гасыры