Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03252-0
Скачать книгу
1975 елның 18 июнь көне. Кич. Гомәр ага Бәширов белән безнең күмәк фатирыбызда сөйләшеп утырмышыбыз. Ул көнне мине – япь-яшь бер ир-егетне СССР Язучылар союзына кабул кылганнар иде. Дистә ярымлап әдип белән мин малай «Чулпан» ресторанында беркавым чәйләп-мәйләп утырганнан соң да Гомәр ага – миннән җиде дистәдән артык өлкән кеше, халкыбызның атаклы язучысы белән фәкыйрь, әмма матур фатирыбызга кайтып төш, имеш. Бактың исә, бу аның өчен һичнинди көтелмәгән хәл булмаган, моның ише фатирларны ул заманында Сират күпереннән үткән шикелле генә кичкән икән. Безгә (хатын белән инде) уңайсыз да булып киткән кебек иде. Ә ул исә – Гомәр Бәширов үзенең сайланма әсәрләреннән булган «Туган ягым – яшел бишек» дигән китабына болай дип язып куйды да укып та бирде: «Төнлә белән бераз кәефле килеш әдәпсез рәвештә өегезгә килеп кергән тәрбиясез кешедән якты чырайлы, көләч чәһрәле хуҗабикә Фәридәгә ихтирам белән Г. Бәширов. 18 июнь, 1975. Казан, Волков урамы, йорт № 21».

      Менә шушы сүзләрдә Гомәр абыйның үзе генә түгел, ә бәлки бөтен татар халкының тыйнаклыгы, гореф-гадәтенә тугрылыгы, әдәп дигән нәрсәнең иң югары дәрәҗәсе аңлашылды да куйды инде.

      Ә бит югыйсә заманында аның «Намус» романын теге башкисәр Сталин булып Сталин да русчадан укып чыккан, бәясен биргән, әлеге әсәрнең татар халкы, совет халкы өчен генә түгел, ә бәлки бөтен дөнья өчен әһәмиятле икәнен аңлаган, аңлата алган, аңа үз исемендәге премияне бирергә кушкан.

      Дөрестән дә, озак та үтми, әлеге роман дөнья халыкларының әлләмә ничә теленә тәрҗемә итеп басыла, һәркайда татар халкының кешелек дөньясында мәгълүм бер кабатланмас урын алып торганлыгын раслауга, дәлилләүгә тагын бер этәргеч була.

      Бу әсәр татар халкын тагын да югарыракка ирештерер өчен үзенә күрә бер күтәрәм булган ул. Мәшһүр Мәхмүт Галәүнең романнарыннан соң бу «Намус» романы – татар халкының яшәү рәвешен сурәтләгән дәвам ул. Андагы Нәфисә – татар җанлы һәркемнең газиз әнкәсе кебек укылды, уйга, күңелгә салып куелды. Шушының белән үк Гомәр Бәширов дәһшәтле соңгы сугыш чорында яза башлап, озакламый тәмамлаган әсәре белән дан казанды, әдәбиятыбызда шанлы урын яулап алды.

      Аннары соң, һәрбер әдипкә хас булганча, аның йөрәкләргә очкын салырдай, яшәүгә өмет бирердәй, алдагының яхшы буласына ышаныч уятырдай бихисап хикәяләре, әдәби язмалары, мәкаләләре нәшер ителде, радиодан, телевидениедән чыгышлары булды. Шуннан соң ул үзенең «Туган ягым – яшел бишек» дигән гаять үзенчәлекле, дөньядагы теләсә кайсы халыкның теләсә кайсы кешесенә, баласына аңлашылырдай мәшһүр әсәрен язып нәшер итте. Тәгаен, әгәр дә кемдер, кайчандыр бездән: «Сез кем?» – дип сораса, һич икеләнмичә, шиксез-шөбһәсез рәвештә: «Менә без кем!» – дип, шушы әсәрне дә кушучыбызга алып тәкъдим итеп булырдыр. Чыннан да, «Без кем идек тә кем булдык» дигәнгә иң төгәл җавап шушы әсәрдәдер. Хөр рухлы, саф әхлаклы ата-бабаларыбызның тумышларыннан алып гүрләренә чаклы ничек, нинди ваем, гамь белән яшәүләре, үзләренең мәңгелектән мәңгелеккәчә өзелмәс, югалмас юлларында ни кичкәннәре, кичәселәре шушы әсәрдә маяклы