Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03252-0
Скачать книгу
кермәгән нәрсә бит бу. Кабатлап әйтәм, өстәп, рейхсминистр Геббельсның янәшәсендә генә Абдулла Алиш кебекләр татарча газета чыгарып, «листовка» бастырып ятсыннар инде, ә? Чыгартыр иде Сталин! Болар янында Штирлицың әкият кенә ул, чеп-чи ялган. Алишлар шикелле итеп, Смольныйда, Ленин белән бер ашханәдә ашап-эчеп, Камил Мотыйгый гына большевикларның үзәк биш газетасы арасында татарча газета бастырган ул.

      Җәлилчеләрне гестапо, фаш итеп, Моабит төрмәсенә ябып куйган. Ә бу Ауропада иң «яхшы» төрмә: чисталык, тәртип. Моңарчы фәкать Гитлерны үтерергә теләгән генераллар, полковникларның гына башын кискән гильотинада башта фәкать татарларның гына башларын чапканнар. Нинди күралмау, ә?

      Моабит төрмәсендә СССРдан бары тик җәлилчеләрне генә тотканнар. Калганнары – Көнбатыш Ауропа кешеләре. Бусы ни? Аңлашыладыр.

      Тагын – «җәлилчеләр» дибез. Алайса, нигә Муса Җәлилнең башын алтынчы гына итеп чапканнар соң? Нигә иң әүвәл Кызыл Армия капитаны Гайнан Кормаштан «котылганнар»? Чөнки ул – «атаман», башлап йөрүче, коткы салучы, фикер бирүче. Кормаш – кадровый офицер, ә Җәлил – шагыйрь. Шагыйрь яшерен эштә хәрби кешедән өстен була ала димени инде? Димәк, боларны «кормашчылар» дип атау да үтә гадел булыр.

      Гаҗәп инде: империя мәхкәмәсе унбер татар кешесенә прокурор, яклаучы, хөкемдар билгеләп, әллә ничә көн дәвамында Дрезденда хөкем ясый. Ә моңа күпме чыгым кирәк ләбаса. Юк, бөтенесе «гадел» хәл ителә. Карар чыгарылгач та, боларны унбер ай буена казна ашын ашатып яткыралар ич әле. Үлем көтмиләр. Аклану көтәләр. Кемнең үләсе килсен? Болар да – адәми зат, болар да «бәлки, акларлар» дип көтмәгәнен кем өздереп әйтә ала? «Акламасалар гына ярар иде»не өзелеп-өзелеп теләгәннәр шул, бахырлар. Идел-Урал штаты – юк. Уең беткәч, баш хаҗәте шулхәтле генә. Ядрә юк: «пистолетым итте хыянәт».

      Кызык түгелмени: әйткәнемчә, унбернең алтысы – шагыйрь, язучы, каләм иясе. Гильотина… Гүя бөтен татар шагыйрьләрен, каләм ияләрен сугышка җибәреп бетергәннәр. Нигә, шулай да ич инде. Ә шагыйрь Сибгат Хәким фронттан берара «ял» алып, Казанына, хатыны – Мөршидәсе янына кайтып керсә, үзе әйтмешли, шакката: язучыларның Тукай клубы мәш килеп ята: бактың исә, Мәскәүдәге урыс, яһүд язучыларын безгә «эвакуацияләгәннәр» дә, болар керогазда паёк ашлары пешереп ята икән. Ә татарлар – сугышта. Моңынчы татар егете Александр Матросов та пулемёт каплаган инде. Үзебезнең Шакирҗан Мөхәммәтҗановыбыз. Буласы булган инде.

      Берлин урамыннан бер немец офицеры бара икән. Каршысына генерал очраган. Оныткан бит, каһәр. Чарасын тапмагач, «Һайль Гитлер!» диясе урынга:

      – Нихәл! – дип ярып салган.

      Теге генерал да югалып калмаган бит. Чувашчалатып:

      – Аптырамас! – дип сәламләгән, имеш.

      Шулай. Баш чапканга аптырамыйк. Дөнья сыярлык йөрәк бар ич әле, Җәлил белән җәлилчеләр йөрәге.

      ҺӘР ӨЧ МИНУТ САЕН – БЕР ТАТАР БАШЫ

      Нәкъ 66 ел элек Кешелек тарихында тиңсез бер җинаять кылынды –Алманиянең башкаласы Берлиндагы Плетцензее