Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03252-0
Скачать книгу
тән дәрт-дәрманы биргән мәшһүр затларның әдәби әсәрләрен белә. Безнең милләтебез өчен Кол Галинең иң караңгы төннәрдә чыра яктысында укылып, яшәү өметенә әверелгән «Кыйссаи Йосыф»ыннан соң шундый ук көчкә ия затларның иң кирәге, иң бөеге – Габдулла Тукай.

      1941–1945 еллардагы дошман амбразурасын күкрәге белән каплап һәлак булган Газинурны да, һәр боерыгы меңнәрчә сугышчы гомере белән үлчәнгән татар генералларыбыз да, кормашчы-җәлилчеләрнең Украина, Белоруссия урманнарында, Франция тауларында, Бельгия җирләрендә фашизмга каршы сугышкан көрәштәшләрен дә, җиңү хакына тылда соң мәдәтенәчә эшләгән өлкәннәр һәм балаларны да Тукайның:

      Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

      Без тынычта аттан артык эшлибез, –

      дигән юллары рухландырган. Тукай элеккегә караганда да биегрәк күтәрелгән, якынрак тоелган. Аның шигъри юллары халык язмышын, кешенең иң изге бурычын яктырткан нур көлтәләредәй балкыган, кеше булуның иң югары ноктасы үзеңне азатлык өчен көрәшче итеп сизү, ә ул көрәшнең яшәү икәнен раслап ялтыраган. Вәхши, алама явызлыкның кешелекне буарга үрелгән хәшәрәт бармакларын тарих ярыгына кыстырыр өчен, Тукайның бер Былтыры безнең миллионнарча егетебезгә әйләнеп күтәрелде ул. Аның «Шүрәле»сендәге көрәш мәгънәсе, Фәрит Яруллинның сугышчан моңы белән тып-тыгыз кушылып, без – татарның җиңүебез тантанасы рәвешендә дөнья сәхнәләренә менде, ничәмә-ничә халыкларның күңел түрен яулады. Бөек акыныбызның сихри сүзе тормыш биюе төсен алды. Ә кешеләр биегән җирдән үлем ераккарак кача. Ни өчен? Чөнки давылга караганда сандугач көчлерәк.

      Тукайның күп һәйкәлләреннән иң зурысы, иң мәртәбәлесе, мәһабәт, солтанатлысы – Казанда. Күзе күпне күргән, колагы күпне ишеткән шагыйрь, эшләребезне сынап, кылган гамәлләребезне барлап, хаклыгыбызны үлчәп, безне инде менә ХХI гасырда да әйдәп бара.

      Алай да Габдулла Тукайның иң олуг һәйкәле – халкыбызның һич тутыкмас та җуелмас хәтерендә. Хәтер – илнең ишеге ул, Тукай – шуның тоткасы. Үткән, хәзерге һәм киләчәк хәтеренең зур дәрьясына һәр яңа буын мәңгелек Тукайга тотынып керә.

      Бервакытны Татар Социалистик Республикасы оештырылу вакыйгасы уңае белән В. И. Ленинның Габдулла Тукай хакында сүз башлавы, аны бәйнә-бәйнә «мулла малае», «Пушкин һәм Лермонтовны үз теленә тәрҗемә иткән» дип искә төшерүе һич көтелмәгән хәл түгел. Чөнки татар мулласы улы В. Жуковский, А. Никитин, Н. Некрасов, Л. Толстой, М. Горький, Байрон, Гёте, Шиллер, Гейне кебек әдипләрнең иҗатын яхшы белгән, аларга сокланган, алардан сау рух алган. Пушкин белән Лермонтов шигырьләрен үзенең ана теленә тәрҗемә иткән Габдулла атлы шагыйрь Җир шарына шундый биеклектән торып караган һәм яшәү, көнкүреш хәрәкәтен шулкадәр дә тәфсилләп белгән ки, үзеннән соңгы буыннардан бер вәкиленең, ягъни минем «Сөембикә манарасы татар кайгысыннан авышкан ул» дигән сүзләре аңа шома, үткер гыйбарә генә булып тоелмас иде. Тукай шул кайгы-хәсрәт, моң-зарның котчыккыч авырлыгыннан сыгылып төшмичә, мәхрүм ителгәннәрнең нык терәге