Ханбик. Бәхтияр.
Мортаза. Бәхтияр, Бәхтияр… Белмим, Ханбик агай.
Ханбик. Җиктеңме атларны?
Мортаза. Юк әле.
Ханбик. Тиз бул! (Мортаза чыгып киткәч.) Син, оятсыз, әле богаулы килеш әллә ниләр ишетеп… Күрсәтермен мин сиңа «Бәхтияр».
Чылбырны сәке йөзлегеннән суырып алып, Нурсолтанны ишеккә таба сөйри. Шулчак тышта атлар чапкан тавыш, шау-шу, Мортазаның кычкырганы ишетелә. Ханбик тәрәзәгә ташлана. Анда кемнедер танып алып, сәкедән шуып төшә, сәке астына үрмәли. Ишектән Бәхтияр, Мортаза керәләр.
Мортаза. Мин сине танып алдым, агай, мин сине шунда ук танып алдым. Минем гаебем юк.
Бәхтияр (читкә поскан Нурсолтан янына килеп карап тора). Нурсолтанмы?
Нурсолтан эндәшми.
Син ич бу, Нурсолтан. Таныйсыңмы мине? Нигә дәшмисең? (Мортазага.) Аңа ни булган?
Мортаза. Белмим, агай, Ханбик…
Бәхтияр. Кайда Ханбик?
Мортаза. Белмим, агай. Монда калган иде. Чыкканы күренмәде. (Эзләнә. Сәке астындагы Ханбикне күреп читкә сикерә.) Ул анда.
Бәхтияр (сәке астына карап). Ханбик, чык!
Ханбик сәке астыннан чыккач.
Әссәламегаләйкем, Ханбик. Язмыш безне тагын кавыштырды. Таныйсыңмы? (Мортазага.) Син монда тор. Әгәр дә мәгәр… Ботыңнан асып куярмын. (Телсез калган Ханбикне сөйрәп чыгып китә.)
Мортаза. Әллә танымадыңмы, Нурсолтан? Хәтерлисеңме, исеңдәме?
Нурсолтан бер сүз эндәшми. Тәрәзә янына бара, урамга карый. Ханбикнең ачы итеп кычкырганы ишетелә. Нурсолтан тагын өй почмагына сыена. Бәхтияр керә.
Мортаза. Агай, мине үзеңә ал.
Бәхтияр (Мортазага игътибар итмичә, Нурсолтан янына бара). Курыкма, Нурсолтан. Ханбик юк. Таныдыңмы инде мине? (Куеныннан Нурсолтан бүләк иткән мәрҗәнне чыгарып.) Бу – синең бүләгең, Нурсолтан, нигә син дәшмисең? Курыкма, син иректә. Мин – импиратыр Питыр Фидрувичның пулкувнигы. Кара халыкны талаучыларга каршы яу чыктым.
Нурсолтан. Кулларымны ычкындыр.
Бәхтияр. (Нурсолтанның кулларыннан чылбырны алып). Ханбик ничек эзләп тапты?
Нурсолтан. Фәрештәләр хәбәр иттеме сиңа? Мең рәхмәтләр сиңа, изге кеше.
Ут сүнә.
Җиденче күренеш
Ханбикнең өе. Сәке өстендә – Бәхтияр Канкаев, Әбүбәкер Теләчев, Абдулла Мостаев.
Бәхтияр. Бер урында озак торып симерәбез түгелме, җәмәгать?
Мостаев. Гаскәр җыябыз, Бәхтияр. Бу – зур эш, падишаһымызга олуг армия кирәк.
Бәхтияр. Син, Абдулла, һәрчак миңа каршы сөйләргә яратасың. Падишаһымызның миңа атап язган указын мин дә укыдым, олуг армия җыю турындагы фикерне әйтеп падишаһка үзем рапорт язганымны онытмадым. Мин ул хакта әйтмим. Җыелган армия ни дә булса эшләргә тиеш. Әгәр армия эшсез торса, ул бозыла. Падишаһка кеше саны кирәкми, сугыша белә торган гаскәр кирәк. Сугышырга кеше сугышып кына өйрәнә. (Теләчевкә.) Тагын күпме кеше килде?
Теләчев (кәгазьгә карап укый). Пашкино авылыннан 2 кеше, Иванайдан 6 кеше, Мишәбаштан 5, Шумбут аракы заводыннан 15, Катмыштан 11, Кече Шөннән…
Бәхтияр. Син миңа җәмгысын әйт.
Теләчев. Җәмгысы буладыр 380 кеше.
Бәхтияр. Аз.
Теләчев.