Потёмкин. Ни сөйлисез, мәрхәмәтле императрица?!
Екатерина. Нигә? Россия хакимәсенең алдыгызда тезләнеп торуын күрү бәхет түгелмени?
Потёмкин. Сезнең чакыруыгызны ишеткәч, мин чиктән тыш шатландым, государыня, һәм борчылдым. Сезгә кирәк булуым мине шатландырды, ә инде сугыш кырыннан чакырып алуыгыз юкка гына түгелдер дип борчылдым.
Екатерина. Сез ялгышмагансыз, генерал, сез миңа кирәк. Сез миңа бик кирәк. Григорий Александрович буларак та, генерал буларак та. Сезнең акылыгыз, сезнең көчегез миңа кирәк. Күрәсездер, сезнең кирәклегегез минем йөземә чыккан. Ябыктым, сулдым, ямьсезләндем.
Потёмкин. Сез һәрвакыттагыча гүзәл!
Екатерина. Алдашмагыз, Григорий Александрович. Үз хәлемне үзем беләм. Мин – хатын-кыз. Ә күпме хәсрәт кичерәм, никадәр көч түгәм, ничаклы авыр йөк күтәрәм. Төркия белән сугыш дәвам итә, княгина Тараканова дигән бер дама үзен Пётр I нең кызының кызы дип, мәрхүм Пётр I не абыем дип игълан итеп, Россия тәхетен даулый. Ул хакта бөтен Европа сөйли. Һәм шуларның барысы өстенә бу афәт. Россиянең көнчыгышында ниләр эшләнгәне турында сез хәбәрдардыр дип уйлыйм.
Потёмкин. Әйе, государыня. Бу чыннан да афәт һәм бик куркыныч афәт.
Екатерина. Ниндидер бер казак, самозванец… Коралы юк, өйрәтелгән армиясе юк. Генерал Карны тар-мар итеп ташлады, полковник Чернышевның 2200 кешелек армиясен туздырып, үзен асып куйды. Польшада тәртип урнаштырган генерал Бибиков та әлегә куанычлы хәбәр җибәргәне юк. Самозванец Пугачёвка, аның иярченнәренә каршы сугышкан армия белән теләсә кайсы дәүләтне яулап алып булыр иде.
Потёмкин. Самозванецның көче нәрсәдә, государыня, шуны белергә кирәк.
Екатерина. Бибиков яза. Пугачёв үзе куркыныч түгел, кара халыкның баш күтәрүе куркыныч, ди. Урал заводларында фетнәчеләр, Казан губернасы бунтчылар белән шыгрым тулы. Уралдан Нижний Новгородка чаклы кара халык айкала, князь. Казан губернаторы фон-Брандның язуына караганда, татарлардан җыйган сугышчылар йөзәрләп, меңәрләп самозванец ягына чыгалар. Отрядларга, командаларга оешып, безгә каршы сугышалар. Аларның башлыкларына Пугачёв полковник дәрәҗәсе бирә. Коточкыч хәл бу, князь. Бу Төркия белән сугыштан куркынычрак. Киңәшчем булыгыз, Григорий Александрович. Мин сезгә ышанам. Әгәр сүзләрегез чын булса, сез миңа гүзәл дисез. Ул гүзәллек сезнең алда. Ул ярдәмгә мохтаҗ.
Потёмкин. Государыня…
Екатерина. Миңа Европа алдында оят. Европада бу хакта шаулыйлар, газеталарда язалар. Бездән көләләр.
Потёмкин. Тынычланыгыз, государыня.
Екатерина. Европа бу хәлне аңламый. Бу тарихта беренче мәртәбә. Бунтлар элек тә булган. Ләкин бу – акыл белән уйланган бунт. Самозванец үзен «патша» ди. Ул патшаның үз дәүләте бар. Ул дәүләтнең халкы аңа ышана, аңа табына. Чөнки ул патша кара халыкка безгә караганда күбрәк нәрсә вәгъдә итә. Пугачёв берәү – башлары меңәү. Пугачёв үзе Дон казагы, ә иярченнәре кемнәр? Йөз меңләгән руслар, татарлар, башкортлар һәм башка халыклар. Алар бердәм. Алар бердәм булып тәхет өстенә киләләр.
Потёмкин. Иртәгә үк хәрби коллегияне