Пьесалар / Пьесы. Туфан Миннуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Туфан Миннуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Драматургия
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04251-2
Скачать книгу
бүлеп тезелешеп басканнар да каршыларында яткан кешеләрне камчы белән суктыралар. Прожектор уты яктысында камчыларның уйнаганы гына күренә. Камчылар чыжлавыннан башка тавыш юк. Бер офицер кылычы белән дирижёрлык итә. Сәхнәгәашыгып Теләчев керә, офицер янына килә.

      Теләчев. Офицер хәзрәтләре!..

      Офицер аны ишетми, кылыч белән селтәнүен дәвам итә.

      Офицер хәзрәтләре!..

      Офицер (селтәнүен дәвам итеп, Теләчевкә карый). Ни әйтергә телисез, мулла?

      Теләчев. Ярамый болай, килешми. Мин сезгә әйттем, бу авылда фетнәчеләр юк. Гаепсез халыкны нигә кыерсытасыз?

      Офицер. Кара халыкның бер мәкале бар, мулла: «Чүлмәк сатучы малайны чүлмәкне ватудан элек кыйнарга кирәк, чүлмәк ватылгач, кыйнауда ни мәгънә».

      Теләчев. Зинһар, туктатыгыз. Кыйналган кеше үзенең ни өчен кыйналуын белергә тиеш.

      Офицер. Сез аларга аңлатырсыз.

      Теләчев. Сәбәпсезгә кыйналган кеше явызлана, усаллана.

      Офицер. Читкәрәк китегез, мулла. Кылычка якын тормагыз. Тимер сузыла, беләсездер.

      Теләчев (читкәрәк китеп). Йа Хода! Нинди дөнья бу, нинди дөнья?! Нигә бу чаклы кансыз бу адәм балалары?! Шушы киң җиһанга нигә сыешмыйлар? Кыямәт көне җиткәнне дә көтмичә, җир өстендә мәхшәр ясыйлар.

      Атлар чапкан, кычкырган тавышларны ишетеп туктап кала. Офицер да кылычын селтәүдән туктый, солдатлар кулында камчылар күтәрелгән килеш кала. Тавышлар якыная. Ут сүнә. Ут янганда, сәхнәдә Теләчевтән башка беркем юк. Ул әүвәлге хәлендә басып тора.

      Бәхтияр керә.

      Бәхтияр (Теләчевне күреп). Әссәламегаләйкем, мулла.

      Теләчев. Ә?

      Бәхтияр. Әссәламегаләйкем, дим.

      Теләчев. Кит!.. Кит!..

      Бәхтияр. Онытып өлгердеңме? Мин бу, Канкай углы Бәхтияр! Кунак ит – килдем.

      Теләчев. Монда сиңа хәтле дә кунаклар булды. Барысы да синең аркада.

      Бәхтияр. Ничек минем аркада?

      Теләчев. Исемең тирә-якка таралган, үзеңнең башкисәр булуың җитмәгән, кара халыкны котыртасың. Синең аркада халык кыйнала.

      Бәхтияр. Ә син нигә кыйнатасың? Үз мәхәлләңнең халкы, яклар идең.

      Теләчев. Кит, явыз! Кит, башкисәр!

      Бәхтияр. Син алай йөрәкләнмә, Әбүбәкер мулла. Мин явыз да, башкисәр дә түгелмен. Без олуг импиратыр әгъзам падишаһ Питыр Фидрувич хәзрәтләренә хезмәт кылучы палкавай старшина Бәхтияр Канкай булабыз. Ышанмасаң, Питыр Фидрувич хәзрәтләренең үз кулыннан бирелгән указын күрә аласың. Анда язылган, палкавай старшина Бәхтияр Канкай диелгән, олуг импиратыр хәзрәтләренә баш салган төрле җенесле халайыкларны алып бергә йөрергә, диелгән.

      Теләчев. Халык кемгә баш салырга белми. Бер илдә ике падишаһ, кайсына баш салсын.

      Бәхтияр. Белә. Халыкның үз патшасы бар. Ул – олуг импиратыр Питыр Фидрувич хәзрәтләре. Халык телендә аның исеме генә.

      Теләчев. Без әлегә Әби патша Екатерина хәзрәтләрен падишаһ дип беләбез.

      Бәхтияр. Әби патша – сатлык патша. Ул боярларга сатылган. Питыр Фидрувич – яхшы патша. Ул кара халыкны яклый. Хәер, син бит кара халык түгел,