Пьесалар / Пьесы. Туфан Миннуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Туфан Миннуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Драматургия
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04251-2
Скачать книгу
биздерәсең. Күңеле бизгән, тәне тартмаган хатын сиңа нигә кирәк?

      Бәхтияр. Тәнең тартмаса да, юкәче Бигешне сөйлисең.

      Нурсолтан. Ул – минем никахлы ирем.

      Бәхтияр. Һаман бер сүзне тукыйсың. Ул «талак» диде, без никахлы булырбыз.

      Нурсолтан. Син дә бер сүзне тукыйсың, Бәхтияр.

      Бәхтияр. Болай булгач, Ханбикне мин юкка астырганмын. Интек идең гомерең буе шуның белән.

      Нурсолтан. Бу сүзләрең йөрәгемне рәнҗетте, Бәхтияр.

      Бәхтияр. Бар, кит!

      Нурсолтан. Өемә җибәрәсеңме?

      Бәхтияр. Күземә күренмә!

      Нурсолтан. Хода юлларыңны уң итсен, Бәхтияр. Хуш, батыр ир. Рәнҗемә. Синең белән болай итеп сөйләшкәнмен икән, ул сине үз иткәнгә. Мине рәнҗетмәячәгеңә күңелем ышанганга. Әгәр беренче булып син очраган булсаң, мин Ходайга рәхмәт укып туймас идем. Йөрер сукмакларыңны чәчем белән себерер идем. Хуш. (Китә башлый.)

      Бәхтияр. Тукта!

      Нурсолтан. Йа Алла!..

      Бәхтияр. Мортаза! (Мортаза кергәч.) Бу хатынны илтеп куй юкәче Бигешнең өенә.

      Нурсолтан. Безнең авыл моннан ерак түгел, Бәхтияр.

      Бәхтияр (Мортазага). Илтеп куй! Әйт юкәче Бигешкә, хатыныңның Бәхтияр абзый белән кылган гөнаһысы юк, диген. Янә өстәп шуны әйт, әгәр бу хатынга тел тидерсә, рәнҗетсә, өенә үзем барып, үзе каезлаган юкәсе белән усак агачына асып куярмын. Юлыңда бул. Без – Мамадышта. Куып җит.

      Мортаза белән Нурсолтан китә башлыйлар.

      Бәхтияр. Туктагыз! (Тегеләр туктагач, куеныннан мәрҗәнне алып Нурсолтанга ыргыта.) Ал! Ул минем йөрәгемне көйдерә.

      Пәрдә.

      Икенче пәрдә

      Хор. Юллар бергә килгәнгә,

      Ике батыр дус булган,

      «Уң кулым син» дигәнгә,

      Күңелләре хуш булган,

      Пугачауга кушылган

      Канкай углы Бәхтияр.

      Сигезенче күренеш

      Мамадышта – Пугачёвның штабы урнашкан өйнең болдыры. Болдырда Пугачёв, Кинҗә Арсланов, Иван Белобородов басып торалар.

      Кинҗә. Карашыңыз уйчан, галиҗәнап, сезне нидер борчый, ахры?

      Пугачёв. Безнең уйны син беләсең, Кинҗә.

      Кинҗә. Алда – Мәскәү…

      Пугачёв. Мәскәүгә юл Казан аркылы. (Белобородовка.) Атаман, син ни әйтәсең?

      Белобородов. Казан – каты чикләвек.

      Пугачёв. Ватылмаган чикләвек юк…

      Белобородов. Шулай да… Чүлмәк Казанга бәрелеп чыдармы?

      Пугачёв. Синең башың чүлмәк булса, безнең башыбыз чүлмәк түгел, атаман. Исеңдә тот һәм рәнҗемә. Безнең егерме меңлек гаскәребез бар.

      Кинҗә. Һәм ул сәгать саен арта тора.

      Белобородов. Егерме мең күп, әлбәттә. Ләкин ничәсе сугыш һөнәрен белә? Бәлки, бераз сабыр итәргәдер?

      Пугачёв. Син аларны сугыш һөнәренә өйрәтмәкче буласыңмы, атаман? Гомерең җитәрме? Син өйрәткәнне этләр көтеп торырлармы? Михельсон эт үкчәгә басып килә.

      Белобородов. Ни боерасыз?

      Пугачёв. Бүген хәрби коллегияне җыярга кирәк, Кинҗә. Фикерегез анык булсын. Әлегә безнең сүзебез шул: озак көтәргә ярамый. Казанда безне көтәләр, үзегез шаһит – аннан кешеләр килә. Салаваттан ни хәбәр бар?

      Кинҗә.