Каһәр. Хисам Камалов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хисам Камалов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2018
isbn: 978-529-803573-6
Скачать книгу
Бу хәлләр аның өчен дә аңлашылып җитмәгән шикелле иде. Шулай да бер чара бар: түзәргә, чыдарга. Әти Отто абыйга да шуны төшендермәкче булып күп дәлилләр китерде. Париж коммунасын да телгә алды, башкаларны да мисалга китерде. – Бердәм, ныклы дәүләт төзү өчен барлык чараларны кулланырга ярый, аклана, – диде. – Әйтик, илне дошманнар басып алудан сакларга кирәкме? Безнең бик мөһим бурычыбыз ул. Чөнки сугышлар хәзер сыйнфый характерда. Социализм үзен саклый алырга тиеш. Үзен саклый алмаса, аны капитал дөньясы йота. Үзен яклый алмагач, ул нәрсәгә ярый? Бернигә дә ярамый. Мәсәлән, син үзеңне яклый, саклый алмасаң, нигә генә ярыйсың? Бернигә дә ярамыйсың, синең белән берәү дә санлашмый, сине чүп урынына да күрми. Белдеңме? Үзең өчен үзең тора алмыйсың икән, син – нуль! Илләр белән дә шулай. Барып җиттеме?

      – Әйе, үз-үзеңне яклый алмасаң, бәяң – бер тиен. Дөрес бит, шайтан алгыры!

      – Менә миеңне бераз кымырҗыта башладыңмы? Син хосусый планда гына уйлыйсың, ә гомумигә күчмисең. Шуннан аңлашылмый… Ну, ярый, күп лыгырдадык, җитәр… – диде әти, тәмәкесен чүп чиләгенә ташлап. Һәм нигәдер уңайсызланып көлгәндәй итте. Оттоның бераз мин-минлегенә тидем дип курыкты шикелле. Үзеннән суыныр, ихласлыгына ышанмый башламагае дигән пошыну бар иде кебек аңарда. Ул Оттоны чын күңелдән якын итә, аның каршында икейөзләнми, ни уйлый, шуны әйтеп сала иде. Отто моны сизәргә, аңларга тиеш һәм үзе дә күңелендәгесен кыештырмый әйтәдер. Ихласлык кына ихласлык тудыра ала…

      Аннары Отто үзе генә килде. Бу килүендә ул шат күңелле иде. Гел көлеп кенә торды. Сәбәбе соңрак беленде. Аны баш механик эшеннән алганнар, гади механик итеп калдырганнар. Моңа бигрәк тә Ританың кәефе кырылган. Ул завод директорына барган, карт ячейка секретаре белән сөйләшкән, әмма моңардан бернинди нәтиҗә чыкмаган. Ни өчен түбәнгә төшерүнең тәгаен сәбәпләрен әйтмәгәннәр. «Коллективны җитәкли алмый», – дигәннәр. Бары шул. Рита моны аңларга теләмәгән, начальниклар белән кычкырышкан. Чөнки Отто эшен бик яхшы башкара, моңа шик булуы мөмкин түгел. Рита, шуңа нигезләнеп, тегеләрне кысмакчы булган. Намуслы, сыйфатлы эш – эшченең кыйммәтен билгели торган төп критерий булырга тиеш, дип барган. Шулай дигәч, Оттоның эшеннән гаеп табарга керешкәннәр. Менә, мәсәлән, аның гаебе белән пыяла банкалар юа торган станок эшләми торган… «Юк, минем гаебем түгел, – ди Отто, – станокта утыручы кеше салмыш килгән дә коленвалны ваткан». Аны вакытында Оттога әйтмәгәннәр, ул икенче цехта ремонт эшләре белән шөгыльләнгән…

      Әти тыңлап-тыңлап торды да нәтиҗә чыгарды.

      – Сине, Отто дустым, – диде, – карашың безнеңчә булмаганга төшергәннәр. Сизәсеңме?

      – Мин ялганлый белмим, – дип карышты Отто. – Отчётта миңа ударникларны күп итеп күрсәтергә куштылар. Мин тыңламадым. Лаеклыларны гына атадым. Булдыксыз мастерны ударник итеп язгач, бөтенләй чыгырдан чыктым. Премия исемлеге белән дә шул хәл: тиешле түгелләрне өстәргә боералар. Каршы килдем.

      Шуннан…

      – Гади нәрсәгә төшенә алмыйсың, Отто дустым, – дип бүлдерде аны әти. – Үзләрен тыңламаган кеше белән начальниклар ничек эшләсен инде? Син дә үзеңә каршы