Каһәр. Хисам Камалов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хисам Камалов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2018
isbn: 978-529-803573-6
Скачать книгу
яши торган җен хатыны булып китәрсеңме? Ә? Юк, әйт, китәрсеңме?..» – дип тукынды. Мин әйттем: «Әгәр иргә чыга калсам, мин аңа тулы ирек куячакмын», – дидем. Ул ышанмады, башын як-якка чайкап: «Син әле хосусый милек белән авызланмаган, син әле ул хисне белмисең, – диде. – Хатын бит иренә тоташ имеп торырга тиешле шәхси милеге итеп карый. Менә кем ул ир дигән зат. Хатынына гомере буе төшем биреп торучы, закладка салынган байлык. Кайбер хатыннар ирләрен фәкать шәхси милек итеп саный». «Ирләр дә бит хатыннарын шәхси милек итә, – дидем мин, Эдуард Хәлимовичка каршы төшеп. – Ирләргә яраган хатыннарга ярамыймыни?» «Ярый, – диде Эдуард, – хатыннар – ирләренә, ирләр хатыннарына шәхси милек итеп карый. Шуңа күрә бездә ир белән хатын арасы гаять киеренке, катлаулы. Хатын, мәсәлән, мине теләсә нишләтә ала, ә мин хатынны берни дә эшләтә алмыйм. Бу хәл дә бик четерекле, күп кенә низагларны кискенләштерә һәм фаҗигале итә. Хатын белән ир арасы төрле богаулардан азат булырга тиеш, чөнки кешелек җәмгыяте эшләп чыгарган әхлак нормалары бар: ир белән хатын арасында ирек булмаса, мәхәббәт тә булмый…» «Анысы тагын нәрсә, аңламыйм», – дидем мин. «Син әле аны аңламыйсың, – диде Эдуард Хәлимович. – Менә иргә чык, сине үзенең шәхси милке итеп караучы кешегә туры кил, шул чакта аңларсың…» – «Андый ирләр сирәк буладыр, Эдуард Хәлимович». – «Сирәк, но була. Биредә ир-атка вакчыл булырга ярамый. Менә мин хатыныма шәхси милек итеп карамыйм, һич тә!» – «Ә ул сезгә карый…» – «Бу – үзенә күрә ярату билгесе. Әмма хатыннарның бу хисенә күп кенә бүтән хисләр кушыла. Иргә чыгуны алар зур горурлык һәм уңыш саный. Үзең дә беләсең, хатыннар ирләре белән ничек кенә мактанмый, ә? Синдә дә шундый хис йоклыйдыр әле». – «Юк миндә андый хисләр, Эдуард Хәлимович». «Кияүгә генә чык, барысы да кинәт уяныр», – диде Эдуард һәм көлеп җибәрде. Аңа кушылып мин дә көләргә тотындым.

      Билгеле, Эдуардның гаиләле булуы күңелдә кузгалган тойгыларны да кире куа, салкын су сипкән кебек итә иде. Эдуард белән утырганда, мин гел шундый каршылыклы уйлар кичердем. Эдуард янәшә булмаганда, миндә акыл өстенлек итә, хисләрне уятырга ирек бирми иде. Озаграк очрашмый торылса, үзен бөтенләй оныта башлыйм. Берни дә булмаган кебек…

* * *

      Алар Ирек мәйданы аша үткәндә, Альфред төзелеп ята торган театр бинасына ымлап әйтте. «Анда фрицларны эшләтәләр», – диде. «Күргәнем бар», – диде Таня. Альфред ничектер шуны сизде, аның фрицлар турында мыскыллы тонда әйтүен Таня бүлешкән шикелле булды. Икенче мәлдә Альфредка барып җитте: фрицларны биредә эшләтүдән канәгатьлек табу болай уйлап караганда обыватель эше, шактый сай нәрсә иде.

      Бераз тын гына бардылар, аннан Альфред тагын сүз башлады.

      – Таня, син дөресен әйтмә, – диде, көлемсерәп. – Барысы да нормально диген. Ә?

      – Альфред, син нәрсә хакында әйтәсең, ә? – Таняның күзләре гаҗәпләнүдән зур булып ачылып, түгәрәкләнеп китте.

      Альфред аның кулын тотып, учында каты гына кысты.

      – Таня, син минем белән уйнама! – диде ул, тавышын күтәреп.

      Таня